Республикада дүрт кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда тагын дүрт кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Коронавирустан 1940 һәм 1947 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1945 һәм 1966 елгы ике ир-ат дөнья куйган.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.

Пандемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 222гә җитте.


Фикер өстәү