«Пенсионерларга акча каян калсын инде»

Бүген иртән йокыдан торуга, Сибгат Хәким искә төште әле. Дөресрәге, аның «Бер горурлык хисе» шигыре. Хәтерлисезме: безне, совет мәктәбе балаларын, шул шигырьне ятлатып, патриотизм хисе тәрбиялиләр иде. Совет патриотик тәрбиясен алмаган яшьләргә беренче куплетны язам: «Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә. Сөйләр идем аны дөньядагы барлык-барлык парламентларда».

Шигырьнең лирик герое матди яктан тормышның алга китүе, безнең элекке колонияләргә булышуыбыз турында горурланып сөйли. Кибетләрдә ипи бар иде инде ул шигырь язылган елларда, ач авыл кешесе хезмәт хакы алып, авызын тутырып икмәк ашый ала башлаган иде. Талонга ит һәм май да сатыла иде. Без, авыл кешеләре, талоныбыз булмагач, итсез җәйләрдә сөтле ашны туйганчы ашый, бәрәңге кыздыра идек. Яңа ел бүләгенә балаларның пакетына берәр әфлисун да тыгалар иде. Андый җимешнең тәмен без шул вакытта татып кала идек.

Бу юлларның искә төшүенең сәбәбе – андый хиснең хәзерге россиялеләр күңелендә дә нык тамыр җибәрүендә. Бездә, чынлап та, горурланырлык нәрсәләр күп бит. 2014 елда Кырымның яңадан Россия ярларына кайтып якорь салуы гына да ни тора! Әле менә Арктиканы үзебезнеке итү өчен көрәш алып барабыз. Андагы байлыклар! Әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел.

Башка дәүләтләр бүтәнрәк төрле күрсәткечләр белән мактана никтер. Табигый байлыклары булмагач (җитәрлек булмагач дип әйтик инде), алар үзләрендәге тормыш дәрәҗәсенең акчалата үсеше саннарын китереп, меркантиль рәвештә мактаналар. Менә төрек радиосы Яңа ел алдыннан гына 2021 елда Төркиядә минималь хезмәт хакының үсеше турындагы саннарны китереп, безнең тез астына сукмакчы була. 2825 лирага кадәр җитәчәк икән аларда иң түбән хезмәт хакы. Долларга күчергәч, 384 доллар. Сумнарда санасак, 29 меңгә аз гына тулып җитми инде. Төрекләр, Россиядә минималь хезмәт хакы 12 мең 792 сум гына, диләр. Әллә ни зур аерма юк инде, 2,25 тапкыр гына артык алачак төрек фәкыйрьләре безнекеннән. Бераз гына эчне пошыра торган бер нәрсә бар: Кырымны югалткан ачыгавыз украиннарның минималь хезмәт хакы бик каты үсеп китеп, россиялеләрнекен 6000 гривнага, долларда – 212 долларга узган, сумга күчергәч, 15 мең 900 сумга җиткән. Җитмәсә, Украина халкы газга да безгә караганда азрак түли диләр.

Болар барысы да – чүп кенә, билгеле. Тормыш дәрәҗәсен акчага гына кайтарып калдырсак, Дания пенсионерлары төрек эшчеләренә караганда да, украиннарга караганда да берничә тапкыр күбрәк ала. Аларның минималь пенсиясе – айга  6419 крона, рус сумында – 78 мең 300 сум. Әгәр пенсионер ялгыз булып, бүтән кереме булмаса, дәүләт тагын 7 мең 122 крона акча өсти (86 мең 900 сум). Даниялеләр – гаҗәп халык. Банкта җыйган акчасы булмаса, пенсионерга тагын 3000 крона өстиләр, Пенсия фонды дәүләт биргән акчага янә 4000 крона бүлеп бирә. Ай саен инде. Карт кешегә аның кадәр акча нигә кирәк? Менә шуны аңламыйлар.

Россиядә бит хәлнең ни рәвешле икәнен барыбыз да белеп торабыз. Эшләсәң (чүп кенә хезмәт хакы алып инде), төкерек кадәр генә пенсияңне индексацияләмиләр. Бюджетны саклыйлар инде, юкка-барга әрәм итмиләр. Бир син безнең картларга Даниядәге минималь пенсиянең хет яртысын, эшкә аяк та басмаячак бит инде ул. Ул чакта кем эшли? Болай да эш базарында вакансияләр тулып ята. 12–15 мең сумга эшләргә теләми хәзерге яшьләр. Шул пенсионерлар чыкса гына инде. Март аеннан эшләүче пенсионерларга да индексация ясый башларга көчәнәләр инде бездә дә. Бер айга 9 миллиард сум акча кирәк буласы икән. Россия элитасы Яңа елны бәйрәм итү өчен 52 миллиард сум акча сарыф иткән, диләр. Шуннан соң пенсионерларга акча каян калсын инде! Элитаның ике корпоративы – 104 миллиард сум. Эшләүче пенсионерларга ел буена индексация акчасын түләү өчен шул чама акча кирәк.

Әмма бар ул бездә дә яхшы хезмәт хаклары. Менә Салым федераль хезмәте яңа гына «Газпром»ны иярләгән Алексей Миллер әфәнденең рәсми хезмәт хакын ачты. Бер көнгә (ассызыклыйбыз: бер көнгә) Миллер әфәнде 5,2 миллион сум акча эшли икән. Кайбер чыганаклар бу санны 6 миллион дип күрсәтә, ләкин без ФНС мәгълүматына күбрәк ышанабыз. 2018 елда Миллер 1,9 миллиард сум эшләгән. Бер айга 158 миллион сум, бер минутка 11 мең сумлык хезмәт хакына тиенгән. Менә Россиядә эшләгән кешегә түләмиләр дип әйтеп карагыз шуннан соң. Түлиләр һәм ничек кенә түлиләр әле. Дөрес, «Газпром» үткән елда бик начар эшләде: 218 миллион зумлык зыян күрүе турында отчет бирде. Зыян зур түгел, Миллерның хезмәт хакыннан тотып калсаң да, «Газпром» лидеры югалтуны сизмәячәк. Табигый монополиянең топ-менеджерлары да аз алмый торгандыр, мөгаен. Аларның саны да аз түгел.

«Саклык банкы» рәисе Герман Греф әфәнде дә начар алмый. Шул ук ФНС мәгълүматлары аның 2018 елда 1 миллиард сум акча эшләвен хәбәр итәләр. Башка зур компанияләрнең җитәкчеләре дә начар алмыйлар дип беләбез. Олигархларның да байлыклары миллиардлаган доллар белән үсеп тора. Россиядә акча эшләп булмый дигән сүзләрне юкка чыгара бу мәгълүматлар барысы да. Дөрес эш урынына урнашырга гына кирәк.

Күп хезмәт хакы алып эшләү ул әле – рәхәт яшәү дигән сүз түгел. Керемнәр күбрәк булган саен, чыгымнар да арта, бәрәкәте югала акчаның. Эстрада җырчысы Валерия бар бит әле. Менә шуның продюсеры һәм ире Иосиф Пригожин үткән елны гына зарланып торды: «Кешеләр ничек 50 мең сумлык хезмәт хакына яшиләр икән? Мин 30 көнгә 1–2 миллион сумны җиткәрә алмыйм», – дип. Менә бит фәкыйрьлек кайда ул! Шуңа күрә унбер мең сумлык пенсия, унбиш мең сумлык хезмәт хакы белән рәхәтләнеп яшәгән без фәкыйрьләргә ничек горурланмаска! Менә шул сәбәпле, иртән торуга, Сибгат Хәкимне искә алдым да инде мин. «Бер горурлык хисе яна миндә, эчтән бәреп яна битләрдә…»

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү