Татар композиторы Җиһановның улы әтисенең шәхси архивын Музыка музеена тапшырачак

Татар композиторы, сигез опера авторы Нәҗип Җиһановның улы — Иван Җиһанов — Россия милли музыка музеена әтисенең шәхси архивыннан материалларны тапшырачак. Бу кулъязмалар, көндәлекләр, хикәяләр, хатлар һәм партитуралар, дип хәбәр итте шимбә көнне музей директоры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Брызгалов.

«Күренекле совет музыкантының улы һәм варисы,  «Домисолька» балалар музыка театры директоры Иван Җиһанов белән әтисенең кулъязма архивын саклау һәм популярлаштыру  мәсьәләсе  буенча фикер алышканнан соң, без фондны Россия милли музыка музеена тапшыру турындагы ике яклы килешү төзедек», — диде ул.

Брызгалов ачыклык керткәнчә, сүз композитор Җиһановның шәхси архивын Музыка музеена тапшыру турында бара — бу әдәби һәм музыкаль мирас: кулъязмалар, көндәлекләр, хикәяләр, партитуралар һәм хатлар. Беренче чиратта, бу Россия Музей фондының дәүләт каталогына материаллар өстәү, шулай ук үзебезнең һәм чит ил белгечләренә композитор мирасын киң ачу өчен кирәк.

«Якын арада әлеге материалларны Казанның Музыка музеенда күргәзмә киңлекләрендә тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм. Безнең өчен шундый әһәмиятле совет композиторы архивының илебез башкаласында да, шулай ук Татарстанда да тәкъдим ителүе бик мөһим», — диде Брызгалов.

Бүгенге көндә Җиһанов тормышы белән бәйле материаллар Н.Г. Җиһановның Музей-фатирында һәм Россия милли музыка музее фондларында (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) саклана. Бу костюмнарның эскизлары, спектакльләрдән күренешләр, әсәрләр басмалары һәм грамязмалары, сирәк фотолар һәм башка кыйммәтле материаллар.

15 гыйнварда Җиһановның (1911-1988) тууына 110 ел тулды. Ул сигез опера, өч балет, 17 симфоник әсәр, сюит, җырлар, зур санда камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 40 елдан артык Җиһанов Казан дәүләт консерваториясе белән җитәкчелек иткән, хәзер учреждение аның исемен йөртә. Казанда татар композиторы исеме белән шулай ук Совет районындагы урам да аталган.


Фикер өстәү