«Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк»

Авылларга сәфәр кылгач, халык белән күрешеп, сөйләшеп торабыз анысы. Ләкин Актаныш районының Киров авылына барганчы, өстәл янына күмәкләшеп утырып, авылның яшәеше турында иркенләп, җәелеп китеп сөйләшкәнебез юк иде әле. Мондый фикерләшү үзебезгә дә, авылның «тоткалары»на да кызыклы булды. Авылны энәсеннән җебенә кадәр белүче җирлек башлыгы Илфат Гаянов, мәдәни тормыш, халыкның рухи дөньясы өчен җаваплы клуб мөдире Алсу Хуҗина, умартачы Корбангали Хафизов, балалар дөньясында кайнаучы бакча мөдире Ләйлә Гайнанова һәм мәктәп директоры урынбасары Наилә Җиһангирова белән авылның бүгенгесе һәм киләчәге, балалар язмышы, тәрбия, тел турында гәп кордык.    

«Өметебез – бәби көтүче әниләр»

Илфат Гаянов: Киров авыл җирлегенә ике авыл – Олы Имән һәм Киров керә. Бүген бездә 1045 кеше исәптә тора. Кировта 700дән артык кеше булса, калганы Олы Имәндә яши. Авылдашларның 300ләбе читкә китеп эшли, чөнки җирлектә эш җитми. Актаныш хуҗалыгының 5 мең гектардан артык җире бар. Монда 100гә якын кеше хезмәт куя. Моннан тыш, безнең авылда танылган СОМ заводы эшләп тора. Анда тагын 40ка якын кеше эшли. Ике фермерыбыз бар. Соңгы елларда районыбызда мини фермалар саны артты. Аларын башлыча 30–40 яшьлек гаиләләр сала. Яшьләрне төрлечә кызыксындырырга тырышабыз. Ләкин дәүләт тарафыннан да йөз белән борылу булмаса, аларны авылда калдыру елдан-ел авырлаша. Яшьләр башкача фикерли хәзер. Мал асрап кына яшәргә теләмиләр, чөнки азык сатып алып сыер асрауның файдасы булмавын бик яхшы аңлый алар. Шуңа күрә читкә дә эшләргә китәләр.

Наилә Җиһангирова: Мәктәптә 101 бала укый. 9 сыйныфтан соң калучылар бик аз. Укуын алга таба планы, максатлары булганнар гына дәвам иттерә. Кызганыч, күбесе китү ягын карый. Бу да – авылның зур бәласе, тамырына балта чаба торган күренеш. Аларны җирлектә ничек тә калдырырга иде дә… Чыгып киткәне кире кайтмый бит инде.

Илфат Гаянов: Мин үзем Богадыдан килеп эшлим. Моннан 18 чакрым юл. Авылыбыздагы мәктәп 9 еллык кына. Узган ел улым Актаныштагы гимназиягә укырга китте. Ике ел элек кенә ныгытып кул арасына кереп, өйдә дөнья көтеп эшли башлагач, мин эштә рәхәтләнеп, тыныч күңел белән йөри идем. Менә хәзер мал карарга, ишегалдындагы эшләрне башкарырга дип, йөгерә-йөгерә кайтырга кирәк. 11 еллык мәктәп булып, авыл гөрләп торса, бик әйбәт булыр иде дә югыйсә. Балаларның холкы формалашкан вакыт та бит бу.

Наилә Җиһангирова: Балаларның 9 нчы сыйныфтан китүләренең төп сәбәбе – БДИ. Шуннан куркып чыгып китә алар. Аны әйбәт итеп бирсә, уку йортына ул ничек тә керә югыйсә.

Илфат Гаянов: Әйбәт укыган бала өчен БДИ – иң уңышлысы.

Алсу Хуҗина: Хәзер бала-чага болай да әти-әнидән көтеп кенә тора. Мөстәкыйль балалар бик сирәк. Алар үзләрен мөстәкыйль итеп хис итәләр, ләкин элеккеге балалар кебек җиң сызганып эшләүчеләре юк диярлек. Эш җиңел, акча күп булсын, дигән принцип белән яшиләр.

Ләйлә Гайнанова: Гаиләдә балалар аз, Алсу. Әти-әни үзеннән-үзе аларга күбрәк игътибар бирә хәзер.

Алсу Хуҗина: Бер-берсеннән уздырып эшләгәнгә күрә дә шулай ул, Ләйлә апа. Кешедән ким-хур булмасын, дип тырышабыз бит. Хәзер заманасы да шуны таләп итә. Бөтенесенә дә әйбәт телефон кирәк. Минеке начар дип, әти-әни тагын алып бирә.

Ләйлә Гайнанова: Бу балалар бакчасында ук күзәтелә хәзер. Мин инде балалар бакчасында 32 ел эшлим. 2000 елга кадәр тәрбияче булып эшләдем. Шул елны яңа балалар бакчасын 56 бала белән ачкан идек. Акрынлап менә 35кә калдык. Быел сигезе чыгып китәчәк, 4 бала килер төсле әлегә. Бәби көтүче алты әниебез бар. Алар – безнең өметебез бүген.

Илфат Гаянов: Алсу, мин синең: «Балалар мөстәкыйль түгел», – дигән сүзең белән килешеп бетмим. Барысын да бер калыпка салырга кирәкми. Араларында мөстәкыйльләре дә бар.

Алсу Хуҗина: Аларның барысы да үзләрен мөстәкыйль хис итә. Шуңа күрә хәзер паспортны да, машина йөртү таныклыгын да иртәрәк алалар. Чөнки яшүсмер хәзер башкача фикерли. Туганда ук башлы булып туа. Ләкин күбрәк компьютер, гаджетларга хирыс, ә кул эшенә тырышлыгы җитми. Алар бөтен мәсьәләләрне дә бер төймәгә басып кына хәл итеп була дип уйлый. Балалар Тик-ток, блогерлар дөньясы белән яши. Телефонга видео гына төшереп, кыйммәтле машиналарда йөри ди алар. Боларның да шундый буласы килә. Ләкин бөтен кеше дә андый булып бетә алмый бит.

Илфат Гаянов: Балаларны эшкә гаиләдә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, миңа бүген сыер тотуның бер файдасы да юк. Мин аны фәкать балаларга эш булсын дип кенә асрыйм. Шулай булганда бала күңеленә барыбер сеңә ул, икмәкнең тәмен, итнең каян килеп чыгуын белә. Әле шулай да минем бала авылда калам дип тормый. 15 яшьлек үсмернең инде үз планнары бар. Ләкин тәрбия шундый булырга тиеш.

Алсу Хуҗина: Аның өчен бөтен кешенең шулай тәрбияләве кирәк. Сез менә шулай, ә күршегез башкача тәрбияли ди. Аның баласы кыйммәтле машинада кайтып туктаганда, сезнең балагыз мал карарга риза булырмы икән? Барыбыз да шулай тәрбияләгәндә ниндидер нәтиҗәгә ирешер дә идек. Ә болай …

Илфат Гаянов: Шулай да мин тир түгеп, хәләл мал белән яшәгән кешенең киләчәге өметле дип саныйм. Авылда да рәхәтләнеп яшәргә шартлар бар бит. Балалар бакчасы, мәктәбе бар. Аннан кайткач, клубка килеп җырлый, бии ала. Я булмаса, спорт белән шөгыльләнә. Шартлар юк дип әйтеп булмый. Бары тик тәрбияне генә үзгәртергә кирәк. Анысы инде әти-әнидән башлана. Гел дәүләттән генә өмет итмик. Ләкин, кызганыч, авылга караш үзгәрде шул инде…

«Тел проблемасы авылга да килеп җитте»

Ләйлә Гайнанова: Балалар темасы күтәрелгәч, телгә дә кагылып узыйм әле. Аны саклап калу проблемасы турында күп сөйлиләр. Бу мәсьәлә бүген авылга да килеп җитте. Хәзер безгә дә балаларны татар телен саклап калырга өйрәтергә туры килә. Без бакчада үзебез дә тырышабыз. Татарча уеннар, төрле кызыклы чаралар уйлыйбыз, ләкин мохит, гаджетларның да йогынтысы зур.

Алсу Хуҗина: Безнең авылда мәдәният тә кайнап тора. Халык театрыбыз, халык бию ансамблебез эшләп килә. Авылда коллективны саклап тоту авыррак, билгеле. Кешеләрнең кайсы заводта, кайсы колхозда эшли, икенче берәүләре гомумән районга барып йөри. Репетицияләрне һәркемгә җайлашып көйләргә туры килә. Илфат Фиркатович элек агрофирма директоры иде. Шул чагында ук коллективны тупларга ярдәм итте. Бу яктан безгә уңайлы булды. Башкаларда булмаганда да бездә һәрвакыт хор булды. Ике ел «Идел-йорт» фестивалендә  Гран-при алдык. Ни генә дисәк тә, безнең авыл бию, театр буенча көчле.

Ләйлә Гайнанова: Балалар бакчасыннан ук килә бездә ул. Тәрбиячеләр үзләре өйрәтеп, «Йолдызлык» фестивалендә 2, 3 нче урыннарны яулап киләбез. Музыкаль җитәкчебез Илсөя апа бик көчле. Пенсия яшенә якынлашып килә инде. Күп буынны тәрбияләгән белгеч.

Алсу Хуҗина: Мәдәният йортында сәнгать мәктәбе эшләп килә. Баян, вокал, бию түгәрәкләре бар. Тик үзебезнең авылда төп белгеч булмавы гына начар. Районнан ерак булгач, килеп эшләргә теләүчеләр дә юк. Шуңа күрә ел саен бер яңа кеше килә. Укытучы алышыну балаларның мөмкинлекләрендә дә сизелә. Югыйсә алар биюгә бик теләп йөри. Түгәрәкне бер ел үзем дә алып барган идем. Шул вакытта балаларның кызыксынуын үз күзем белән күрдем.

Илфат Гаянов: Спорт ягыннан да калышмыйбыз үзе. Волейбол түгәрәге эшли, авыл яшьләре, җыелышып, җәен – футбол, кышын хоккей уйный, тимераякта шуа.

«Монда халык баерак яшәргә тиеш»

Корбангали Хафизов: 2007 елда, Киров совхозы банкротлыкка чыкканчы, авылда зоотехник булып эшли идем. Совхоз беткәч, хезмәт хакы, барыр җир юк, авылны да ташлап чыгып китәсе килмәде. Дүрт ир туган йортлар җиткезеп кергән идек. Кая барырга кирәк? Пай җирләре алып, бераз фермерлыкны җәелдердек. Туганнарым белән бергә шөгыльләнсәк тә, эш минем исемдә. Ни чарадан бичара дип тотынган идек, хәзер көч барында ташлыйсы килми әле. Өйдә терлек тә тотабыз. 100 умартабыз бар иде. 2019 елда агрофирма рапсны агулау нәтиҗәсендә 50 баш умарта һәлак булды. Анысын кабат тергезүне кирәк дип санамадык әлегә. Хәзер булган продукцияне сату да авыр бит. Үзебезнең даими клиентларыбыз бар. Ләкин алар гына алып бетерә алмый. Калганын сатуга алып чыгабыз. Ун елга якын язын-көзен һәр атнаның шимбәсендә ярминкәгә йөрим. Елдан-ел халыкның сатып алу мөмкинлеге кими бара. Балны нигездә өлкән буын ала. Соңгы вакытта аларга да читен. Янга килеп басалар да тиеннәрен саный башлыйлар. Үзләренең куллары калтырап тора. Кызганып, балның бәясен дә төшерәсең. Аннан соң коронавирус булу сәбәпле, өлкәннәр ярминкәгә йөри алмый. Шуңа бәйле, сату юк дәрәҗәсендә. Бал сыек чагында булды әле ул бераз сату. Кышка кергәч гел юк. Көне-көне белән бер-ике банка бал гына сатыла. Аннан тыш корт ипиен, прополис, перга, үлгән корт, балавыз, кәрәзле бал алалар. Аны сатып булмагач, берничә тапкыр сарык ите алып бардым ярминкәгә. Анысын алып бетерделәр. Бүген халыкка ашарга кирәк. Беренче чиратта ит, ипи булсын. Ә балны күп очракта ашарга дип түгел, дәваланыр өчен алалар. Кызганыч, хәзер умартачылык бизнеска әйләнде. Ярминкәләрдә дә халык бик шикләнеп карый. Куркалар, чөнки алдакчылар күп. Шуңа күрә аның дәрәҗәсе дә төште. Без исә бизнесменнар түгел. Ул безнең канда. Нәселдән килә. Әти 40 еллап умартачы булып эшләде.

Илфат Гаянов: Аллаһы Тәгалә бер сынау бирде инде безгә бу авыру белән. «Карагыз әле, туктагыз бераз. Артыгын кылана башладыгыз», – диде. Март аенда балалар өйдә укыдылар бит. Мәктәп ашханәсендә ашаулары өчен аена 500 сум түли идек. Зарланган әти-әниләр дә булды. Беркөн шулай урамда мәктәп директорын очраткач: «Теге 500 сум арзанрак чыга бит. Өйдә торгач, суыткычны тутырып кына торырга кирәк. Баз да бушады, суыткыч та тик тормый», – дип көлештек.  Авылдагы вак-төяк эшләргә дә акча кирәк. Андый вакытта иганәчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Үзара салым акчалары да булыша. Быел халыктан берәр мең сум акча җыйдык. Ике авыл юлларына комлы таш катнашмасы җәйдек. Су скважиналарын, утларны карадык. Күпчелек халык бирде, әлбәттә. Ләкин арада 7 мең пенсиягә генә яшәүчеләр дә бар. Алардан ул бәяне ничек аласың инде? 100 сум да алып булмый.

Корбангали Хафизов: Авыл кешесе инде ул 7–8 мең пенсия, хезмәт хакы алып, шуңа риза булып яши. Монда да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяне күтәрсәләр, халык кире кайта башлар иде. Авыл халкы шәһәр кешесенә караганда баерак яшәргә тиеш. Бүген авыл ничек тә яши әле ул, ләкин аның киләчәге юк бит. 15–20 елдан соң монда беркем дә калмаячак. Ә киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк. Авыл таркалгач, кире торгызып булмый инде аны.

Ләйлә Гайнанова: Электр энергиясенә түләүләрне киметсеннәр иде. Яшьләр өчен программалар, кызыксындыру чаралары күбрәк булсын иде. Алар бар, ләкин бөтен кеше дә юллап ала торган түгел бит ул.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү