Риман Гыйлемханов: Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек

Вакыт дигәннәрен кем һәм кайчан елларга, айларга, тәүлекләргә бүлгән икән? Ни өчен бер ел 365 көннән, ә тәүлек 24 сәгатьтән тора? Хәер, моннан 500 миллион еллар элек бер тәүлек эчендә 20 сәгать 30 минут кына булган. Шуннан соң тәүлек һәр ел саен 2 миллисекундка озая барып, бүгенге 24 сәгатькә җиткән ди. Миллисекунд – секундның меңнән бер өлеше генә, шуңа күрә без тәүлекнең озынаюын сизмибез. Ә менә ел фасыллары алышуыннан вакыт узганны бөтен күңелебез белән тоеп торабыз һәм: «Тагын бер җәй үтте, тагын бер кыш үтте…» – дип сөйләнүләребез гомер уза дигәнне аңлату була инде.

Яңа ел сәгате сукканны түземсезлек белән көтеп алабыз. Нигә ашыктырабыз соң вакыт галиҗәнапләрен? Бәлки, бу яңа елда яңа могҗизаларга өметләнү белән бәйледер, яңа ел ак кар кебек ак бәхетләрне ишеп бирер дип хыялланабыздыр. Бер уйлаганда тормыш – үзе бер могҗиза инде ул һәм аның кеше кире какмаслык үз законнары бар. Мәсәлән, яшь барган саен диван – сине, син диванны якынрак итә башлыйсың. Гәҗит укып, йә телевизор карап диванда яту ирләрнең яшәү рәвешенә әйләнә башлый.

Әлбәттә, күңел моңа риза түгел, диванга ачу килә, аны чыгарып ташлардай буласың. Әмма диванны 30 мең тәңкәгә сатып алу искә төшә дә, җүләр уеңнан кире кайтасың. Күңелгә исә шикле уйлар керә тора, нүжәли яңа ел бәхет-шатлык белән бергә картлык та алып килә инде?! Диванга ятып телевизор караучы ир-ат образы тагын да аныклана, яңа төсмерләргә байый. Мин күбрәк үземне күз алдында тотып язам инде. «Новогодне-постельный режим» бик озакка китте. «Артыңны күтәрә алмыйсыңмы әллә?» – дип әйтүче дә юк ичмасам. Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек. Торып киткәндә урынымны сыпыргалаган булам, әмма гәүдә эзе юкка чыкмый, бик тирән батып кергән.

Диванга бәйләнеп туйгач, әллә ничә исереп, әллә ничә айнырлык вакыт биргән хөкүмәтне сүгәсе килеп китә. Белүемчә, Яңа елда бу хәтле ял итүче ил дөнья йөзләрендә бүтән юк. Бер белгеч озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәренең Россия икътисадына 62 млрд сумга төшүен исәпләп чыгарган. Шөкер, без бу зыянны сизмибез, хәтта берсүзсез түләнергә тиешле минималь хезмәт хакы турында закон кабул иткән депутатларга, җитәкчелеккә рәхмәтләр укыйбыз. Артыгын түләп азындырмыйлар да, ачка да үтермиләр.

Күңел тынычланып китте, тагын диванга ятасы, телевизор кабызасы килә башлады. Телевизордан озакка сузылган ялларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында сөйлиләр. Күпме кеше «бавырын эчеп бетерә» икән, тагын әллә нинди авыруларга сабыша, ди. Ярый әле мин хәмер белән дус түгел, аның каравы башка чир – ялкаулык чире көчәя бара кебек. Яңадан урыннан торам да диванга рәнҗүле караш ташлыйм: хет, өстеңнән тибеп тә төшерә белмисең, ичмасам…

Тагын өстәл артына утырып яза башлыйм, әмма башка бер генә җүнле уй да килми. Аптырагач, дусларга шалтыратам. Яңа ел белән котларга авыз ачкач, Алмаз Хәмзин, мәсәлән, аптырап ук калды. «Нинди Яңа ел? Ә-ә.. Яңа ел… онытылып бетте бит инде ул», – дип көлә. Үзе күләмле генә бер шигырь язган һәм чәчмә әсәргә тотынган. Җитәкчеләр тормышы турында повесть булыр кебек, ди. Кемнәр турында, ничегрәк язасын әйтмәде, әмма, туачак әсәренең кемгәдер мәдхия булмаячагын сизәм.

Разил Вәлиев китаплар дөньясына чумган. «Укыган саен үземнең наданлыгымны сизә барам», – дигән була. Бу аның кешелек акылы тупланган китапка үзенчә мәхәббәт  аңлатуы инде. Әле төрле очрашуларга барырга да вакыт таба икән Разил. Гаилә дустыбыз, запастагы полковник Рөстәм Гомәров исә үзе шалтыратты. Ташкичү – Арча юлындагы Мәрҗани чишмәсен чистартканнар, су юлына ләм утыра башлаган булган. Чишмә янына кардан «Яңа ел белән!» дигән язу да язганнар. Әле Симетбаш авылы башында танк һәм трактор куелган мемориаль комплекс тирәсен дә кардан чистартканнар. Бу эшләрне кемдер әйтеп түгел, күңел кушуы буенча башкара алар. Рөстәм дус алдында оят иде миңа, яңа елның ун көне узып, кыл да кыймылдатмадым бит. Сүз ахырында әле: «Гыйльмурый әбине котладыңмы? Аңа йөз дә өч яшь тулды бит», – дип тә өстәде. Арттырып әйтү түгел, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булган идем мин. Дошман пулеметын күкрәге белән каплаган батыр егетебез Газинур Гафиятуллинның хәзерге көндә дә исән-сау хатыны Гыйльмурый әби белән мине нәкъ менә Рөстәм очраштырды. 101 яшь тулуы белән котлаган идек без Гыйльмурый әбине.

Һаман да җор телле, үз акылында булган әбигә Рөстәм шаяртып: «Өйдә утырып туйдырмыймы, берәр эшкә урнашырга исәп юкмы, Гыйльмурый апа? – дигән иде. «Исәп юк түгел, улым, эшкә чакыручылар да бар, тик менә күзләр бераз начарланды бит әле», – дип көлдергән иде безне геройның хатыны.

Туган көне белән котларга шалтыраттым мин аңа, телефонны кызы Римма алды. «Әнине котларга кунаклар күп килгән иде, шулар белән сөйләшеп утыра әле», – дигәч, тәбрикләү сүзләремне аның аша гына җиткердем. 103 яшьлек Гыйльмурый әбинең дә диван саклап көн үткәрмәгәнен белгәч, үземнең нинди мескен хәлгә калуымны тәмам аңлап җиткердем кебек. Ярый әле моны Гыйльмурый әби белми, ишетсә бер кычкырып көләр иде, билләһи.

Шушы көннәрдә миңа 72 яшь туларга тиеш. Туган көннәрне дә аяк өсте каршыларга язсын иде. Ә синең белән, диван дус, әйдә, кичен, йоклар вакыт җиткәч кенә күрешә торган булыйк!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү