Коронавируслы кешенең күпме вакыт авыру йоктыру мөмкинлеген ачыклаганнар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә COVID-19 белән чирләүчеләрнең күпме вакыт йогышлы булып калулары турында сөйләгән. Белгеч биредә тере вирус таратучылар турында сүз баруын искәрткән.

“Башлангыч тикшеренүләргә караганда, сырхауларның күпчелеге авыру билгеләре күренә башлаганнан соң 8-9 көн дәвамында гына тирәсендәгеләр өчен йогышлы булып кала”, – дигән Вуйнович.
Шул ук вакытта ВОЗ вәкиле әйтүенчә, каты авыручылар озаграк вакыт дәвамында да чир таратырга мөмкин.


Фикер өстәү