Блогер Гүзәл Габидуллина: «Дустым сүзендә тормады, хәзер аралашмыйбыз»

Күңелле яшәп була, дошманны җиңеп була – дусларың гына булсын! Балачактан шулай күңелгә сеңеп калган сүзләр бу. Ә шулай да тормышта дусларның күп яки берәү, әмма яхшы булуы әһәмиятлерәкме? Авыр чакта терәк булырдай дустыгыз бармы? Дуслар хыянәтен кичергәнегез булдымы? Гүзәл Габидуллинадан шул хакта сораштык.

Гүзәл Габидуллина, блогер:
– Чын дуслыкка ышанам. Дусларны җенескә, яшькә карап аермыйм. Миңа калса, дустыңның синең белән бер төрле уйлавы, сине аңлавы, сиңа ярдәм итәргә әзер булуы мөһимрәк. Мин үзем, мәктәптә укыганда, күбесенчә егетләр белән дус идем, алар белән уртак тел табу җиңелрәк булды. Бүген дә чын дус диярлек кешем бар. Ул берәү генә. Хыянәткә килгәндә, андый ук җитди булмаса да, күңелемне кайтарганнары булды. Бер иптәш кызымны берничә тапкыр үзем катнашкан чараларга чакырдым, тик ул, башта килергә вәгъдә итсә, берсендә дә сүзендә тормады. Шул рәвешле ул безнең дуслыкка нокта куйды, хәзер без аның белән аралашмыйбыз.


Фикер өстәү