Сәламәт кешеләрдә коронавирус билгеләре пәйда булган

Коронавирус аркасында чирләүчеләрдә генә түгел, сәламәт кешеләрдә дә йокыга бәйле проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Табиб-сомнолог, Мәскәү дәүләт медицина университеты белгече Михаил Полуэктов Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип сөйләгән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Йокыга бәйле кыенлыклар килеп чыгу – шактый ук еш очрый торган күренеш, COVID-19 йоктыручыларның өчтән бер өлешеннән артыграгына кагыла бу. Шул ук вакытта чирләү дәвамында кыенлыклар үзгәреп, алышынып тора. Әйтик, чир йоктыруның беренче көннәрендә йокысызлык интектерсә, соңыннанрак сырхау йокыдан айный алмаска мөмкин, дигән Полуэктов. Аның әйтүенчә, коронавирус йоктыручыларның 37 проценты шундый проблемаларны кичергән.
Шул ук вакытта коронавирус йоктырмаучылар да начаррак йоклый башлаган. Табиб әйтүенчә, монысы гадәти тормыш рәвешендәге үзгәрешләргә бәйле: үзизоляция аркасында кешеләр азрак хәрәкәтләнә башлаган. Инде килеп, борчулы-шомлы хәбәрләр аларның психик халәтенә начар тәэсир иткән.
“Эч пошу, күңелсезлек көтү йокының дошманы булып тора. Шул сәбәпле коронавирус йоктырмаучылар арасыннан 30 процентының йокыга бәйле проблемалар алдында калуы расланган”, – дип йомгак ясаган сүзенә Полуэктов.


Фикер өстәү