Татарстан иң күп ипотека алучы төбәкләр исәбенә кергән

2020 ел йомгаклары буенча Россиядә рекордлы дәрәҗәдә – барлыгы 4,3 миллион сумлык 1,7 миллион ипотека кредиты бирелгән. ДОМ.РФ хәбәр иткәнчә, иң күп ипотека алучылар арасында Татарстан да бар. Бу исемлеккә шулай ук Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград, Новосибирск һәм Свердловск өлкәләре кергән.

ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко әйтүенчә, ипотека алучыларның ишәюе кредит ставкалары кимүгә, ташламалы программалар барлыкка килүгә, шул исәптән яңа йортлардан 6,5 процентлы ипотека бирелә башлауга бәйле.

Тәгаенләп әйтсәк, узган елның гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда бирелгән ипотека  күләме 21 процентка арткан. 1 декабрьгә әлеге сан 257,3 миллиард сум тәшкил иткән. 2020 елның 11 аенда республикада яшәүчеләргә 53,4 мең ипотека бирелгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 37 процентка күбрәк.

 

 

 


Фикер өстәү