Татарстанда узган тәүлектә 13 янгын очрагы теркәлгән. Янгында ике кеше зыян күргән, бишесе һәлак булган. Ике кешене коткарып калганнар, дип хәбәр итә Татрстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
1 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр республикада 176 янгын очрагы теркәлгән. Янгында 9 кеше зыян күргән, 21 кеше һәлак булган (аларның икесе балалар) һәм 36 кеше коткарылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat