Әлмәт театры артисты Резедә Сафина вакытсыз һәлак булган Илшат Агиев турында: “Алыштыргысыз кешеләр дә була”

10 ай. Әлмәт театрының талантлы актеры Илшат Агиевның фаҗигале үлеменнән соң шуның кадәр вакыт узган. Әмма безнең аны бер генә мизгелгә дә онытканыбыз юк, диләр дуслары. Ә менә курсташы, дусты, хезмәттәше Резедә Сафина аңа багышлап җыр да иҗат иткән. Бу хакта ул менә ниләр сөйләде:

– Илшатның кинәт китүе барыбызны да тетрәндерде. Кечкенә бала белән декрет ялында булгач, озатырга авылына да кайта алмадым. Күңелнең чайпалган чагы булгандыр, бер сулыштан шигырь язылды. Башта җырга әверелер дип башыма да килмәде. Ул шулай үз вакытын көтеп яткан, күрәсең. Ә безнең Илшатны искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Шулай бер ай узды, ике… Җыр булса, ичмасам җырлар идем, дигән фикер туды. Әтнә театрында эшләүче композитор Риваль Хисмәтуллинга шундый теләгем барлыгын җиткердем. Ике көннән Риваль, мин җырны яздым, Илшатка дога булып барсын, син дә рәхәтләнеп җырла, мин дә җырлармын, дип шалтыратты. Бу җыр шулай туды. Күңелләребездә дә, җырыбызда да яши хәзер, Илшат.

Без бит аның белән театр училищесында бергә укыдык, Әлмәт театрына эшләргә кайттык. Илшат укыганда ук барыбыздан да аерылып тора иде. Без Илдар абый Хәйруллин курсында укыдык. Ул да аңа, син бигрәк инде, урманнан килгән кеше кебексең, бала-чага, дип әйтә иде. Аның бит күзләреннән үк самимилеге, эчкерсезлеге беленеп тора. Чиста күңелле, гади авыл малае иде инде ул. Уйлаганын әйтә, фикерен үзгәртми, ясалмалылыкны белми дә, кабул да итми иде. Шул яклары белән барыбыздан да аерылып торды. Безнең курсның Әлмәт театрында эшли башлавына ун ел була. Кызганыч, Илшат бу көннәргә җитә алмады. Уйлап карасаң, шактый вакыт узган, ә бит Илшат бер тамчы да үзгәрмәде. Театр ишеген беренче мәртәбә ачып кергәндә нинди иде, шундый ук саф күңелле малай булып калды. Тәне белән олыгайса да, күңеле белән олыгаймады.

– Илшатның холкына туры килә торган сыйфат нинди иде?
– Ярдәмчел. Эшең көрчеккә килеп төртелеп, алга китә алмый торган чакларда аннан, син моны белмисеңме дип сорасаң, белсә дә, белмәсә дә, беләм, дип әйтә иде. Иң кызыгы, алынган эшен ничек булса да, азаккача ерып чыга иде. Кешеләрнең ярдәм сорап килүләрен ярата һәм ничек булса да ярдәм итәргә тырыша иде. Бер эштән дә авырсынмады. Бервакыт, Илшатның ул эшне белмәгәнен күңелем белән аңласам да, ярдәм сораган идем. Була ул, башкарабыз без аны, ди. Чыннан да, җиренә җиткерде бит. Чөнки аның өчен вәгъдә – иман. Шаккаттыра иде ул безне. Эш-гамәлләре белән дә, китүе белән дә. Фанилыктан китүе дә шаккаттыргыч булды…

– Шушы кыска гомерендә артист буларак ачылып өлгердеме, сезнеңчә?
– Ачылып өлгерде дип уйлыйм. Илшат гәүдә белән генә уйнамады. Ул чыкса, бөтен сәхнәне тутыра иде. Хәзер дә елмаеп искә алабыз: Илшат сәхнәдә ничә артист булса, бөтенесе өчен дә уйнап чыга ала иде. Ул бөтенесенең дә сүзләрен дә, кайчан чыгасын да, нәрсә эшләячәген дә белә иде. Кайчак, туктап тор инде, дип катырак бәрелгән чаклар да булгандыр инде. Беркайчан да үпкәләгәнен сиздермәде. Бәлки эчендә булгандыр…
Сәхнәне шулкадәр яратты, роле бәләкәйме, зурмы, бирелгән роле үзенә ошыймы, юкмы – ул аны җаны-тәне белән бирелеп эшли иде. аның бит бөтенебезнең сүзләрен истә калдыруы да чиксез яратудан. Кайбер спектакльләрдә ул режиссер ярдәмчесе итеп тә билгеләнде. Бүген кайсы өзекне кабатлыйсы, кемнәр катнашасы, сәгать ничәдә җыеласы – менә шуларны планлаштырып, безгә хәбәр итә иде. Аның әлеге аудиоязмалары телефонымда саклана. Мин аларны ачып-ачып тыңлыйм, үзе белән сөйләшкәндәй булам. Белмим, ярыйдырмы ул, юкмы, телефонымнан аның тавышын ишетеп, үзе белән сөйләшеп утыргандай булам.

– Нинди рольләре аеруча исеңдә калды?
– “Күк капусы ачылса” спектаклендә Ризван Арсланов ролен бик күп кеше исендә калдыргандыр. Бу спектакль безнең репертуардан төште, чөнки Илшатсыз ул аны күз алдына да китереп булмый. “Кызлар килде авылга” спектаклендә бригадир Әмирне уйнады. Анда күпме кеше алмашынды, Илшат бөтен кеше өчен уйнап чыкты бугай инде. Гомумән, һәрбер роле истә кала торган. Әле яңа гына “Адашкан ир” спектаклен чыгардык. Анда ул да уйный иде. Илшат булмагач, аның образын тулысында сызып кына ташладылар. Чөнки режиссер башка кешене күрмим бу рольдә, диде. Алыштыргысыз кеше булмый диләр, була икән шул… Бик сагынабыз, Илшатыбызны, искә алуыбыз рухын шат кылсын иде.

 

Белешмә:
Илшат Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа.
Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый.
Әлмәт районы башлыгы исеменнән 2016 нчы елда «Ел актеры» премиясе лауреаты була. 2020 елның 27 мартында юл фаҗигасында вафат.

Гөлинә Гыймадова

 

Һәлак булган Әлмәт театры артисты Илшат Агиев турында якыннары: «Бөтен эшләрен башкарып китәргә теләгән, ахрысы»


Фикер өстәү