Рифат Насыйбуллин: «Шигырь язып, колынлы булдым»

Яңа ел алды могҗизаларга бай була. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче 13 яшьлек Рифат Насыйбуллинның иң зур хыялы чынга ашкан.  Ә барысы да шигырь язудан башланган. Бу хакта Рифатның үзеннән сораштык.

– Рифат, узган ел синең өчен бик могҗизалы булган: шигырь язып, тайлы булгансың икән, шул хакта сөйлә әле.

– «Көмеш кыңгырау» газетасы уздырган бәйгегә уйнап кына бер шигырь язып җибәргән идем. Шигырь туган авылыбызга, әти-әниемә, әби-бабаларыма багышланган. Шунда үзебезнең «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раил абый Бариевка да мөрәҗәгать иткән урыны  бар иде. Болай гына, сүз иярә сүз генә иде үзе. Шигырь  газетада басылып чыккач, газета Раил абыйга да барып ирешкән. Телефоннан әтиемә шалтыратып, фермадан колын килеп алырга кушканын белгәч, ничек куанганымы белсәгез?! Алып кайтканнан бирле яныннан киткәнем дә юк, мәктәптән тизрәк колыныма янына ашкынып кайтам. «Кечкенә» дип исем куштым.

– Бүләккә башка балалар айфон сорар иде, ә син колын дисең. Әллә авылда калырга җыенасыңмы?

– Авылны бик яратам. Ярый әле әти-әнием читкә чыгып китмәгән дим. Яңа йорт җиткезеп чыктык. Күршедә генә әби-бабаларыбыз яши. Бик рәхәт бит авылда, дусларым да күп. Тугызынчы классны тәмамлагач та авылда калырга, фермада эшли башларга телим. Тик әни, башта берәр һөнәр алырга кирәк, ди. Әлегә сайламадым, ләкин ул авыл җире өчен кирәкле һөнәр булыр дип уйлыйм.

– Буш вакытларыңда нишлисең?

– Авылда эш бетми инде. Кышын кар көрим, малларыбыз бик күп, әти-әниемә аларны карарга булышам. Спорт белән шөгыльләнәм. Волейбол, баскетбол, футбол, хоккей уйнарга яратам. Кечкенә вакытта концертларда җырлый идем, хәзер бик җырлап йөрисем килми. Ә җәен минем бер кызыклы шөгылем бар. Көннәр җылынгач, ферма сыерлары лагерьга озатыла, алар көне буе көтүдә була бит инде. Ә мин көтүче абыйларга булышам, алар шуның өчен болында җилдерергә ат биреп торалар. Шуннан ат җене кагылды бугай инде миңа. Атларны бик яратам.

– Рифат, иң зур хыялың нинди?

– Минем хәзер шушы колынымны үстереп, Сабан туенда ат чабышында катнашасым килә. Үскәч, күп итеп үгез, атлар асрап, авылда яшәргә хыялланам.

Регина Гыйниятуллина


Фикер өстәү