Яңа елда нинди яңа законнар гамәлгә керә?

Быел безне күп кенә үзгәрешләр көтә. Ана капиталы арта, авыл ипотекасын алу җиңеләя, физик затлар кеременә салым (НДФЛ) үзгәрә, өйдә торып эшләү җайга салына, IT-компанияләргә яңа ташламалар бирелә, түләүле айныткычлар барлыкка килә…

Өйдә торып эшләү
1 гыйнвардан Хезмәт кодексында өйдә торып эшләү турында төзәтмәләр үз көченә керде. Хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләрен даими, вакытлыча яки өлешчә «удаленка»га күчерергә мөмкин. Моның шартлары төгәл итеп хезмәт килешүендә күрсәтелергә тиеш. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта хезмәткәрләрне үзләренең ризалыгыннан башка гына дистанцияле эшкә күчерү рөхсәт ителә. Әмма бер шарты бар: алар кирәкле барлык җиһаз белән тәэмин ителергә тиеш. Өйдә торып эшләүгә күчү хезмәт хакы кимүгә сәбәп булып тора алмый. Шул ук вакытта ике көннән артыграк элемтәгә чыкмаган хезмәткәрне эшеннән җибәрү күздә тотылган.

МРОТ
1 гыйнвардан хезмәткә түләүнең минималь күләме арта. Хәзер ул 12 792 сум тәшкил итә. Шулай итеп, МРОТ беренче тапкыр эшләүчеләрнең яшәү минимумыннан (бу күрсәткеч илдә – 11 653 сум) узып китте.

Пенсия
Ел башыннан пенсия 6,3 процентка үсәчәк. Ел азагына аның уртача күләме 16 245 сумга җитәчәк.
2021 елда пенсия яшен арттыру буенча реформа дәвам иттерелә. 1965 елның беренче яртыеллыгында туган хатын-кызлар һәм 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар пенсиягә чыга алачак. 2018 елгы реформада шулай каралган. Ирләр өчен пенсия яшен – 65кә, хатын-кызлар өчен 60ка кадәр күтәрү этаплап хәл ителәчәк һәм 2028 елда тулысынча төгәлләнәчәк.

Ана капиталы
Быел ана капиталы 3,7 процентка арта. Беренче балага түләү күләме – 483882 сум, икенче балага – 639432 сум. Гаиләдә беренче балага ана капиталы түләнгән очракта, икенче балага 155550 сум бирелә.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү вакыты кими. Пенсия фонды акча түләүгә бәйле гаризалар буенча 10 көн эчендә карар кабул итәргә тиеш. Искәрмә булганда, кайбер очракларда бу вакыт 20 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Уңай карар кабул ителгәннән соң акча өч эш көне эчендә тиешле кешенең счетына күчерелә.

Авыл ипотекасы
1 гыйнвардан ана капиталын авыл ипотекасы буенча беренчел кертем сыйфатында файдаланырга мөмкин. Моннан тыш, хәзер программада катнашучының җир кишәрлеге милекчесе булып торуы мөһим түгел. Авыл ипотекасын арендатор да алырга мөмкин, дигән сүз бу.

Салым
Ел башыннан НДФЛның бердәм шкаласы гамәлдә булудан туктый: елына 5 миллион сумнан артыграк керем алучылар (аена 416 мең сумнан күбрәк) бу салымны 13 процент түгел, ә 15 процент күләмендә түләячәк. Шулай итеп, 2021 елда бюджетка өстәмә 60 миллиард сум акча кертү күздә тотыла. Бу миллиардлар сирәк очрый торган чирләрдән интегүче балаларны дәвалауга тотылачак.
Моннан тыш, 1 миллион сумнан күбрәк күләмдә банкка салынган акчага салым кертелә. Салым ставкасы – 13 процент. Әмма салым вкладның үзенә түгел, ә процентларына гына салыначак. Бу чара узган елда алынган процент керемнәренә кагылмый. Салым түләүчеләрнең аерым категорияләрен әлеге салымнан азат итү күздә тотылмаган.

Автомобиль
1 марттан техник карауның яңа кагыйдәләре үз көченә керә: бу эш мәҗбүри төстә фотога төшерелергә тиеш. Шулай ук диагностика карталарын электрон рәвешкә китерү таләп ителә. Законны инде узган елда ук үз көченә кертү күздә тотылган иде, әмма пандемия аркасында быелга калдырылды.
Ел башыннан автомобильнең беренче ярдәм күрсәтү аптечкасына карата яңартылган таләпләр үз көченә керде. Хәзер анда бер тапкыр кулланыла торган ике медицина битлеге дә булырга тиеш. Моннан тыш машина йөртүчеләр аптечканы мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак.
«Инвалид» автомобиль билгесе гамәлдән чыгарылды. Ташламадан файдалану өчен транспорт чарасы турында мәгълүматларны Инвалидлар федераль реестрына кертеп, парковкага электрон рөхсәт алу кирәк.

Маркировка
Җиңел сәнәгать товарларын мәҗбүри маркировкалау гамәлгә кертелә. Яңа закон сатучыларга 1 гыйнварга кадәр сатылмыйча калган товарларын да маркировкалау бурычын йөкли. Моның өчен бизнеска февраль аена кадәр вакыт бирелгән.
1 гыйнвардан ювелир әйберләре дә мәҗбүри төстә маркировкаланырга тиеш. 1 июльдән Россиядә маркировкасы булган кыйммәтле әйберләрне генә әйләнештә йөртү рөхсәт ителәчәк.

Криптовалюта
«Цифрлы финанс активлары турында» закон эшли башлады. Анда криптовалютаның нәрсә икәнлеге аңлатылган. Закон «цифрлы акча»ны легаль сату-алуны рөхсәт итә, әмма ил территориясендә түләү өчен куллануны тыя.

Айныткычлар
1 гыйнвардан Россиядә айныткычлар системасын булдыру турында закон үз көченә керде. Шулай итеп, хәзер полиция хезмәткәрләре җәмәгать урыннарындагы исерекләрне махсус оешмаларга китерү хокукы ала. Айныткычлар түләүле булачак.

Кафе-рестораннар
Җәмәгать туклануы хезмәтләрен яңа кагыйдәләр буенча күрсәтә башлыйлар. Ресторан хуҗалары прейскурантта аш-су бәясен, сервис җыемы, «чәйлекләр» турында төгәл генә мәгълүматлар күрсәтергә тиеш. Хәзер алар чекка фәкать аш-су һәм күрсәтелгән хезмәт бәясен генә кертә алачак.

Психоневрология интернатлары
Психоневрология интернатлары (ПНИ) өчен дә яңа кагыйдәләр эшли башлый. Хәзер авырулар 2–3әр кешелек фатир тибындагы бүлмәләргә генә урнаштырылачак. Моңа кадәр коридор тибындагы бүлмәләрдә алтышар кеше дә яшәгән. Яңа кагыйдәләрдә шулай ук авыруларны һөнәргә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру зарурилыгы да билгеләнгән.

Янгын куркынычсызлыгы
1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә чормалар һәм подвалларда шәхси әйберләрен саклау тыела. Шулай ук балконнар һәм лоджияләрдә сүндерелмәгән шәмнәр, тәмәке төпчекләрен калдыру рөхсәт ителми. Газ плитәләренә ел саен техник хезмәт күрсәтү уздырылырга тиеш. Подвал тәрәзәләрендәге рәшәткәләрнең ачылмалы булуы мәҗбүри. Законны санга сукмаучыларны 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафлар көтә. Шәхси йорт территориясендә чүп-чар яндыру һәм учак ягу тыела.

Комлыклар
Пляжлардан файдалануның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Сулыклар янына йорт хайваннары белән килергә ярамаячак (сукырларны йөртүче этләрдән тыш). Пляжга килүчеләргә шулай ук махсус билгеләнмәгән урыннарда спорт белән шөгыльләнү, кызыл яки кара флаг күтәрелгәндә су коену, кечкенә судноларда йөрү тыела.

Бизнес
1 гыйнвардан IT-компанияләр өчен табышка салым һәм иминиятләштерү кертемнәре буенча зур гына ташламалар бирелә башлый. Иминиятләштерү кертемнәре (эш бирүче тарафыннан пенсия, медицина, социаль иминиятләштерү өчен түләнә торган акча) – 7,6 процент, табышка салым 3 процент дәрәҗәсендә калачак.


Фикер өстәү