«Кач манылган су авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра»

Православие динен тотучылар бүген, 19 гыйнварда, чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе — Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Су элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә көч-кодрәт бирүче дип саналган. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән. Ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра, дигән ышану бар.

Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанучылар, нинди генә суык булуга карамастан, елгада кач рәвешенә китереп тишелгән махсус бәкеләрдә коена. Чиркәүләрдә су изгеләндерелә.

Борынгы заманнарда – кием, урын-җир әйберләрен агарту өчен “химия” булмаганда, хуҗабикәләр аларны изгеләндерелгән су бөркеп юа. Бу су әйберләргә кардай ап-ак итеп саклауга ярдәм итә. Шулай ук изгеләндерелгән су өстәп әзерләнгән азык йорт хайваннарын сәламәтлерәк итә, дип уйланыла.

Православие халкында Кач ману көненә бәйле төрле сынамышлар да яшәп килә. Әйтик, 19 гыйнвар төнендә күкне йолдызлар нык яктыртса – яз иртә килә, җәй эссе, коры була һәм көзен әбиләр чуагы озак дәвам итә. Ел тыныч һәм уңышлы була. 19 гыйнварга кар күп икән, сәламәтлек нык була, көзен мул уңыш җыеп алу көтелә. Бәйрәмдә буран чыкса, Пасхага кадәр кар ята. Кач ману көнендә җылы булса, арыш – уңа, ә бодай – уңмый. Җил көньяктан иссә, җәй яшенле килә. Бу көнне җепшек булса, кыш азагына кадәр көчле суыклар булмый.

Кач ману көненә кагылышлы билгеле бер тыюлар да бар. Әйтик, бәйрәм көнендә йорттан нәрсәдер алып чыгарга, әҗәт биреп торырга яки алырга ярамый. Юкса кешене ел буе матди кыенлыклар эзәрлекләячәк, дип уйланыла. Шулай ук бәйрәм көнендә һәм шуннан соң 12 көн буе идән-кер юарга, пычрак су түгәргә, еларга, зарланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Юкса су кодрәтенә зыян килә.

Фото:  Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү