Иң күп бәбиләр Казанда туган

Узган елда Татарстан башкаласында Идел буе федераль округының башка зур шәһәрләрендәгегә караганда күбрәк бала туган. Бу хакта Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина белдергән. «Казан туучылар саны буенча Уфа, Түбән Новгород, Пермь һәм Самара кебек «миллионлы» шәһәрләр арасында алдынгылыкта бара», – дигән ул.

Тәгаенләп әйтсәк, узган елда шәһәребездә 19,7 мең сабый туган. Шуның 52 проценты – малайлар һәм 48 проценты – кызлар. Чагыштыру өчен: 2020 елда Уфада – 14,5 мең, Самарада – 12,7 мең, Пермьдә – 12,3 мең һәм Түбән Новгородта 11,4 мең нарасый дөньяга килгән.

 

 

 

 


Фикер өстәү