Кары – күп, җыештыручысы – аз

Казан урамнары ни өчен кардан вакытында чистартылмый? Халык юллардагы «бөке»ләрдән кайчан котылачак? Башкала мэриясендә үткән киңәшмәдә шул хакта сөйләшү булды.

Татарстан башкаласының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шәһәрнең кар эчендә калуын:  «Кыска гына вакыт эчендә бик күп кар яуды, ә бу эшче куллар җитмәвен күрсәтте», – дип аңлатты. Ул 15–16 гыйнвар көннәрендә республикада айлык норманың өчтән ике өлеше күләмендә кар явуын искә төшерде. Ел башыннан бу күрсәткеч башка еллардагыга карата инде 156 процент тәшкил иткән.

Шуңа күрә Казанның коммуналь хезмәткәрләренә эшне максималь дәрәҗәдә көчәйтергә туры килгән. Тик барыбер ишегаллары, урамнар урыны белән тоташ көртләрне хәтерләтә: машина белән түгел, җәяү дә йөреп булмый. Игорь Куляжев әйтүенчә, бу өлкәдә төп проблемаларның берсе – хезмәт хакы аз булу аркасында эшчеләрнең җитмәве. «Бүгенгә тармакта йөртүче-механизаторларның эш хакы – уртача 34 мең сум. Шул ук вакытта төзелештә 50 мең сумнан артыграк алып эшлиләр. Мондый хезмәт хакы белән механизаторларны җитәрлек санда җәлеп итә алмыйбыз», – дип билгеләп үтте ул.

Казан мэры Илсур Метшин да шәһәрнең коммуналь хезмәтләренә кадрлар җитмәүгә борчыла. «Эшчеләр җитми. Әмма аклану түгел бу. Чынлыкта ничек бар – шулай сөйлим. Мондый хәлләр булгалый, алга таба да булачак. Карны һавадан ук җыеп алуга әле беркем дә өйрәнмәгән. Шәһәрне кардан чистарту дәвам итә, әмма автомобильчеләргә дә ишегалларын чистартканда машиналарын алып торырга кирәк. «Бөтенесе – колхозныкы, бөтенесе – минеке» дигән лозунг белән яшәгәндә, тәртип булмаячак», – диде Метшин, ачынып. Аның әйтүенчә, тармакның 700 эшчесе – йөртүчеләр, юл хезмәткәрләре бар. Ә норматив буенча 1,5 мең кеше таләп ителә. Шуңа күрә хезмәт хакы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Хәтерләсәгез, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов узган елда да шушы проблема турында белдергән иде. «Соңгы елларның тенденциясе – ишегалды җыештыручыларның нык кимүе. Идарәче компанияләр штатындагы җыештыручылар, кыш җиткәч, кагыйдә буларак, кими. Моның төп сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы», – дигән иде ул чагында да Анисимов.

 

2 гыйнвардан башлап Казан урамнарыннан 270 мең тонна кар чыгарылган. Кар эретү пунктлары тиешледән өч тапкыр күбрәк киеренкелектә эшли. Шуңа күрә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы рөхсәте белән 17 кар «чүплеге» ачылган. Чагыштыру өчен: кыш дәвамында шәһәр урамнарыннан гадәттә 450–460 мең тонна кар чыгарыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү