Кач ману көнендә Казанда дини чаралары уздырыла

Казан епархиясенең барлык чиркәүләрендә келәүләр (гыйбадәт кылу) үткәрелә. Кичә кич – бәйрәм алдыннан тантаналы литургия (төп гыйбадәт) булды. Шуннан соң, бозны кач рәвешендә тишеп ясалган бәкедә Кач манып, су изгеләндерелә. Гомумән, су ике тапкыр – бәйрәм алдыннан һәм бүген, ягъни бәйрәм көнне изгеләндерелә.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кичә һәм бүген Казанның Богоявленский чиркәвендә, Раифа монастыренда бәйрәмчә гыйбадәт кылу уздырган. Шуннан соң руханилар һәм дин тотучылар Раифа күлендә Кач манып, суны изгеләндергән. Соңыннан суга кереп коенып чыгу булган.

Гомумән, дин тотучылар Раифа күлендә ясалган иорданьда (бәке) бүген һәм иртәгә дә коенып, гөнаһларыннан арынып чыга ала. Су коену МЧС хезмәткәрләре күзәтүендә оештырыла.

 


Фикер өстәү