Шәһәрдән авылга күченгән Давыт ХӘКИМОВ: «Бәхетем авылда көткән»

Шәһәрдә тор да авылны макта, дибез. Киресенчә, авылда төпләнеп, андагы тормыштан тәм табып яшәүчеләр дә бар арабызда. Язмабыз герое Давыт Хәкимов шундыйлардан инде. Чистайда туган, Казанда югары белем алган егетне Биектау районындагы Торнаяз авылына нинди җилләр ташлаган? Аның белән көндәлек тормышы, хыяллары, авыл киләчәге турында сөйләштек.

«Авылда миңа рәхәт»

Шәһәрдәге мөмкинлекләргә кызыгып, үзебез дә авылдан чыгып киткән кеше буларак, Давытка: «Ничек инде шәһәрне ташлап, авылга кайтып төпләнергә, барысын да юктан башларга булдың?» – дигән сорау бирүебез бер дә гаҗәпләндермәс сезне. 2018 елдан бирле Торнаязда яши егет. Хәзер аңа 26 яшь. Шул арада башлы-күзле булып, гаилә дә корырга, йорт та җиткерергә өлгерә. Барысы да нәрсәдән башланган соң?

– Әтием – Әтнәнеке, әнием – Чистайдан. Мин дә Чистайда туган, анда мәктәп тәмамладым. Казан дәүләт технология университетында 6 ел белем алдым. Укып бетергәч, алга таба нишләргә дигән сорау пәйда булды. Йә Чистайга, йә авылга – шундый карарга килдем, – дип сөйләде Давыт. – Биектаудагы Торнаяз авылы – әбием авылы. Балачакта җәйге һәм кышкы ялларым шунда уза иде, бирегә еш кайтып йөрдем. Мин гел табигатькә тартылдым. Миңа ирек ошый. Шулар күңелемә сеңгән. Хәзер шуларны тартып алсалар, яши дә алмам төсле инде.

Әмма шәһәр белән дә аралар өзелми. Эш буенча Казанга еш килергә туры килә. Биектау исә – таш калага терәлеп үк торган район. «Авылның шәһәргә якын булуы да үз ролен уйнады. 40 чакрым – бу ерак ара түгел. Авылда торам, табигатенә сокланам, саф һавасын сулыйм, шәһәргә эш буенча гына барам», – ди Давыт. Әңгәмәдәшебез видеолар төшерү белән мавыга. Сүз уңаеннан, Ютубта аның үз каналы да бар. Монда аның иҗат эшләре белән генә түгел, ә авылдагы тормышын – ничек бар, шулай итеп күрергә мөмкин.

Яшь кешеләрнең саладан ничек тизрәк шәһәргә китәргә, шунда төпләнеп калырга теләүләренә дә гаҗәпләнеп карарга кирәкми дигән фикердә Давыт. Һәркем күңеленә якын җирне сайлый бит.

– Кем үзен кайда күрә инде. Мин үземне авылда күрәм. Монда миңа рәхәт. Ният булса, чарасы табыла бит. Менә минем кайтасым килде, шушы авылда бәхетем көтеп торган икән бит: хатыным Гүзәлне очраттым, гаилә кордык, улыбыз Рәсүл туды, – дип сөйләде ул.

Авылдагы тормыш җиңел генә бармый. Язын – ташулары, көзен – пычрагы, кышын – кар-бураны, җәен – печәне, дисеңме. Үз хуҗалыгың булгач, анда да көндәлек эш көтеп тора. Сер түгел, Давыт белән сөйләшкәндә, «көннәрдән беркөнне кабатланып торган мәшәкатьләрдән туяр бу» дип тә уйлап куйдык әле. Давыт исә шигебезне кире какты.

  • Кеше өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Табигатькә якынрак булган саен, син саурак. Монда бит ятып кына тормыйсың. Гел хәрәкәт! Саулык булса, эшләр алга барачак. Минем өчен дә авыл сәламәтлек сүзе белән тәңгәлләшә. Менә үкенермен инде дигән курку түгел, уй да башымда юк. Эштән курыкмыйм. Кар чистартсам да, башкасын эшләсәм дә, бу минем өчен бер медитация кебек, бары тик ләззәт алу гына, – ди ул.

Ниятхыяллар, максатлар турында

Торнаязны ямьләндерү өчен шактый көч куйган инде ул Давыт. 20–25ләп йорт булган авылда шәһәргә барып эшләүчеләр күбрәк икән. Барысы 80гә якын кеше биредә. Давыт җәен өлкәннәр һәм бала-чага өчен спорт мәйданчыгы төзегән, авылга керә торган юлда күрсәткеч урнаштырган, агачлар утырткан. Монысы яраткан шөгыле икән. Анысын да киләчәкне уйлап эшли.

– Үз бакчабызда гына түгел, болынга, басуларга да агачлар утыртам. Безнең Татарстан – аграр республика. Тик шулай да бездә агачлар аз. Урман катламы зур түгел шул. Агачлар күбрәк булган саен, экология өчен дә яхшырак, кош-корт та күбрәк, һавасы да чистарак булачак. Моны үзенә күрә бер миссиям итеп саныйм, – диде ул.

Киләчәктә балаларының да авыл тормышын сайлап, монда төпләнеп калуларына ничек карый икән Давыт?

– Мин теләгән генә аз булыр. Үз үрнәгем белән күрсәтергә кирәк. Миңа карап, аларда да авылга мәхәббәт, табигатькә соклану хисе уянса, бик шәп. Калсыннар, яшәсеннәр, авылны үстерсеннәр генә. Әйтәм бит, башта үз үрнәгемдә моны дәлиллисем килә, – дип җавап кайтарды әңгәмәдәшебез.

Киләчәктә авыл туризмын да үстерергә тели Давыт. Әле менә рәссам Хәйдәр Сәетбатталов исемендәге музей төзиләр, Давыт та шунда кайнаша, булыша. Рәссамның бай мирасы калган. Нигез бар, шуннан файдаланырга, алга таба кулланырга кирәк, ди Давыт.

– Гадәти музей гына булмас ул. Иҗат үзәге итәргә телибез. Хәзер кешеләрне экспонат күрсәтеп кенә гаҗәпләндереп булмый. Аларга хисләр, кичерешләр кирәк. Төрле остаханәләр оештырырга, яшь рәссамнарны, иҗатчыларны чакырырга булыр. Авыл җирендә сәнгать бик алга киткән тармак түгел бит. Кем белә, бәлки, биредәге баланың тракторист түгел, рәссам буласы киләдер. Ә ул бу һөнәр турында белми дә. Шәһәргә китмичә генә, үз авылында да күнекмәләр ала алса, ничек яхшы бит! – дип уртаклашты ул.

Музей дигәннән, кешеләр дә тартыла башлаган инде. Экспонатлар, борынгы әйберләрне тапшырырга җыенучылар да бар икән. Сүз уңаеннан, ачылышка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да дәшкән Давыт. Хәйдәр Сәетбатталовның иҗат җимешләре арасында республика җитәкчеләренең портретлары да бар икән.

– Балалар – киләчәгебез, дибез. Димәк, аларга юлны хәзердән үк күрсәтергә кирәк. Без күрсәтеп калдырсак, нигезен булдырсак, алар традицияләрне дә, гореф-гадәтләрне дә саклар, – дигән фикердә Давыт.

Авылны сакларга кирәк дип лаф орырга яратабыз инде анысы. Ә шулай да ничек сакларга дигән сорауга сирәкләр генә фикер әйтә ала. Салада көн күргән Давытка да бу сорауны бирми калмадык.

– Күренеп тора, авыллар элеккечә түгел инде хәзер. 30–50 елдан соң алар башка кыяфәттә булачак, шул ук булып калмаячак. Тышы үзгәрсә дә, эче калыр дип уйлыйм. Авыл трансформацияләнә һәм аны трансформация бәрабәренә саклап калу мөмкин. Һәр чор үз үзгәрешләрен алып килде. Мәсәлән, кул хезмәтен автомат алмаштырды, феодализм урынына башка юнәлеш килде, совет чорында кешеләр бик күпләп зур шәһәрләргә, төзелешләргә китте. Авыл – нигез, тамырларыбыз. Ничек кенә булмасын, нигез кала ул. Ә менә нинди рәвештә калачак, анысын уйларга, эшләргә кирәк әле, – ди ул. – Авылдагы кешегә традицияләре, гореф-гадәтләре көнкүреш бер нәрсә булып кына күренә. Ә каяндыр җил истереп, офыкларын киңәйтеп кайткан кешегә ул кызык булырга мөмкин. «О, элек бит шулай булган!» – дип уйлый ул. Авыл кешесе шуны аңласын иде: ул бит үзе дә шундый уникаль күренеш бит. Тормыш хезмәт күрсәтү өлкәсенә авыша бара. Авылларда да шул тармакны үстерергә кирәк. Бик күпләр экологик продукциягә өстенлек бирә. Ә боларның барысын да авыл бирә, авыл кешесе эшли ала. Шәһәрдән кайтып, берәрсе ниндидер эш ачса, аптырыйлар ич: ничек без моны күрмәдек, без дә эшли ала идек бит, диләр. Ала шул. Әйтәм бит, башка почмактан карарга гына кирәк. Авылны яшәтү өчен кече ватанга мәхәббәт хисен яшьтән тудырырга, күпмедер дәрәҗәдә минем ише энтузиаст та булырга кирәктер инде ул.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү