Авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев: «Бүген иң борчыганы – авылдашларымның саулыгы»

Газета битләрендә авылның сулышын, аның шатлыгын да, кайгысын да тоемлаучы, сизүче авыл башлыклары турында яңа сәхифә башлап җибәрергә булдык. Беренче кунагыбыз – Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев. Зур булмаган әңгәмәдә без авыл өчен иң актуаль сорауларны күтәрдек.  

Марат, сез әлеге вазыйфада ничә ел эшлисез?

– Бу вазыйфага алынуыма ике ел була.

Җирлектә ничә кеше исәпләнә?

– Олы Карагуҗа авыл җирлегендә 1760 кеше яши.

Шушы вакыт эчендәге иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез?

Кыска гына вакыт эчендә күп эшләр башкарылды, әмма берсен дә иң зур уңыш дип аерып әйтә алмыйм, чөнки, миңа калса, мондый нәтиҗәләр хезмәт урыныннан киткән вакытта ясалырга тиеш. Минем исә нокта куясым килми,  күп нокталар гына куям… Тукталмаска әйбәт була ул. Киләчәккә планнар бик зурдан, ләкин аларны алдан сөйләргә яратмыйм. Бүгенге көндә эшләнгән һәрбер эш – зур уңыш. Күпчелегенә үзизоляция бик нык аяк чалды, шуннан бюджет дефициты барлыкка килде. Дөресен әйткәндә, минем кебек күптән түгел генә эшкә алынган җирлек башлыкларына зур сынау булды инде бу. Акча белән кем дә эшли ала, акчасыз эшләп кара, дигән кебек булды.

Бүген сезне, авыл җирлеге башлыгы буларак, иң беренче чиратта нинди мәсьәләләр борчый?

Бүген иң нык борчыганы – халыкның саулыгы, сәламәтлеге. Иң мөһиме –  авылдашлар сәламәт булсын иде, дип телим. Узган ел бик күп югалтулар булды. Менә шунысы авыр. Аннан соң, күп авылларга хас булганча, яшьләрнең шәһәргә китүе күңелгә тынгы бирми. Болардан тыш, юл төзеклеге белән проблемаларыбыз бар. Карагуҗа авылының үзәк урамы бик начар хәлдә. Аның өчен борчылам.

Сез җитәкчелек иткән авыл халкы активмы? Нинди дә булса гадәти булмаган бәйрәмнәр һәм чаралар уздырасызмы?

Бәйрәмнәр уздырып, халыкның күңелен күрергә, кәефен күтәрергә тырышабыз. Элек, үзизоляциягә кадәр, гадәти бәйрәмнәрдән тыш мәчетләрдә корбан ашлары уздыра, авыл көннәре үткәрә идек. Анда барлык халыкны җыеп, ашап-эчеп, уйнап, жырлап-биеп күңел ача идек. Хәзер бәйрәмнәрне бераз киметтек. Күбрәк саф һавада үткәрелә. Менә күптән түгел генә Карагуҗада яшь балалар өчен «себеркеле хоккей» уздырдык. Күлбаш авылында урамда уеннар үткәрелде. Мангалда итләр пешереп, самавырдан чәйләр эчеп, казанда ашлар пешереп сыйладык килгән кешеләрне. Актив яшьләр ярдәме белән Күлбаш авылында манара алышынды, зират коймасы тотылды, ашлар үткәрелде, чишмәләр рәткә китерелде. Безнең җирлектән чыккан көрәшчеләр, спорт осталары бик күп. Хәтта дөнья чемпионы Фирдүс Зәйнуллин да тумышы белән Карагужа егете. Узган ел башында барлык көрәшчеләрне җыеп,  «Без – көрәшле халык» дигән бәйрәм үткәрдек.

Марат, авылга бүген нәрсә кирәк? Ни җитми?

Авылга бүген яңа караш, яңа сулыш кирәк. Мин эшкә кереп урнашкач бер ай да узмады, Яшел Үзән районы җитәкчесе итеп Михаил Афанасьев килде. Ул яңа курс итеп безгә, ягъни җирле үзидарәләргә, авылларны үстерү максаты белән авыл җирлегендә бизнесны җәелдерү, инвестицияләр кертү, өметле фермерларга ярдәм итү һәм авыл халкының яшәү шартларын яхшыртуны төп максат итеп куйды. Без шуның белән бүген дә шөгыльләнәбез. Аллаһка шөкер, килеп чыга, дип уйлыйм. Авылның һәр квадрат сантиметры авыл халкы мәнфәгате өчен эшләргә тиеш. Авылга бизнес кирәк, чөнки ул җан кертәчәк, эш урыннары булачак, салым базасы артачак, җирле бюджет үсәчәк. Авылда халык активлыгын уятырга кирәк.

Бүген халык ни белән мәшгуль? Аның төп кәсебе нәрсә? Авылыгызда фермерлар, һөнәрчеләр, кул осталары бармы?

Безнең җирлек Казанга якын урнашкан. Аннан нибары 38 чакрым юл гына. Кызганычка, күп кеше шунда барып эшли. Менә шуларны үзебездә генә эшләтергә иде ният. Бөтен кешенең үз өе янында гына эшлисе килә. Эш урыннарын булдырырга иде, дигән хыялларыбыз бар. Шул максатлардан узган ел инвесторлар килеп, җиләк үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Туризм буенча бер юнәлеш эшләп китмәкче, балык фермасын төзи бишладык. Фермерларга килгәндә, алар бик күп түгел әлегә, ләкин ул санны икеләтә арттырырга иде. Бүген тугызар сыер тотучылар да бар. Шул кешеләрне бераз өндәп, хуҗалыкларын зурайтырга иде. Кул осталары да җитәрлек. Күптән түгел генә авылдашыбыз Чулпан Галиуллин (элеккеге физкультура һәм хезмәт укытучысы) турында төшергән видеорепортажны халык бик яратты, социаль челтәрләрдә матур комментарийлар калдыручылар да күп булды. Ул үз куллары белән агачтан төрле сыннар, рәсемнәр, хәтта бильярд, баскычларга кадәр ясый. Күптән түгел генә 65 яшьлек юбилее булды. Ихластан котлыйбыз Чулпан абыйны.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү