Бүген журналист һәм язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс бакыйлыкка күчте.
Мәрхүм белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды. Аны иртәгә, 20 гыйнварда, 10:00дә «Татмедиа» бинасы янында (Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт) соңгы юлга озатчаклар. Мәрхүм туган авылы Арча районы Кәче авылында җирләнәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat