Казанда коронавирус йоктыручылар саны арткан, Чаллыда кимегән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 31 авыру хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. Авыручыларның иң күбесе 30-50 яшьлекләр, аларныэ саны — 27.

География:

Казанда – 54
Чаллыда — 6
Әлмәттә — 5
Түбән Камада — 4
Биектау — 3
Лениногорски- 3
Әлки — 2
Яшел Үзән — 2
Норлат — 2
Сабада — 2
Азнакай — 1
Актаныш — 1
Арча — 1
Баулы -1
Бөгелмә — 1
Менделеевск — 1
Сарман — 1

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү