Казанда 92 яшьлек әбигә коронавирустан прививка ясаганнар

Татарстанда озын гомерле Зинаида Бодрягинага «V спутнигы» препараты белән коронавирустан прививканы  ясаганнар.

«Үземне бик яхшы хис итәм. Прививкалардан соң нинди дә булса өзлегүләрдән куркырга кирәкми дип саныйм. Болар барысы да җиңел уза», — дип сөйләгән ул.

21нче поликлиникада 21 көн элек үткәрелгән беренче прививкадан соң, ул үзен яхшы хис итә, температурасы да, ОРВИ симптомнары да юк. Шуңа күрә ул икенче фазаны эшләргә бик теләп килгән.

«Прививка кабинетына курыкмыйча кердем һәм тыныч чыктым», — дигән әби.

Зинаида Никанор кызы 1928 елның 29 сентябрендә туа. Алдагы көнне вакцинаның икенче дозасын аның оныгы да ясаткан.

Ул прививка ясату карарын мөстәкыйль кабул итте, чөнки үзе медицина өлкәсендә 43 ел эшләгән, Казанның баш санитар табибы урынбасары вазыйфасында карьерасын тәмамлаган. Зинаида Никаноровнаның  шикәр диабеты, йөрәкнең ишемик авыруы һәм гипертония. кебек хроник авырулары да бар.


Фикер өстәү