Юлия Началованың үлеменә ике ел булганда улы туган

Юлия Началова ике ел элек вафат булды. Аның беренче иреннән булган 14 яшьлек кызы ятим калган иде.

Үлеме алдыннан җырчы икенче ире Вячеслав Кудрядан бала табарга хыялланган һәм ЭКО ясатырга уйлаган. Тик сәламәтлеге начараеп киткәнлектән баш тарткан булган. Хәзер аның биоматериалын кулланып, суррогат ана бала тапкан. Бу хакта Лента.ру хәбәр итте.

Бала әтисе белән яши, Юлиянең әти-әнисе һәм кызы белән күрешеп тора, дип яза басма.

Юлия Началова 2019 елның 16 мартында 38 яшедә вафат булды.


Фикер өстәү