Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов остазлык программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр — «Джи-Ди-Си Сервисез» ҖЧҖ (ГК ICL) бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный һәм ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры Ирек Садыйков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында алар Рөстәм Миңнеханов белән һөнәри үсеш планнары турында фикер алыштылар, шулай ук республика үсеше буенча үз инициативалары турында сөйләделәр. Моннан тыш, алар Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы кысаларында уза торган укыту турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Исегезгә төшерәбез, «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының Татарстаннан барлык суперфиналистлары Татҗарстан Президентының кадрлар резервына кертелгән, анда алар идарә итү күнекмәләрен үстерү буенча махсус укулар уза.

Ирек Садыйков Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү өчен электрон платформа булдыру проектын тәкъдир итте.

Тимур Кайданный үз чиратында ИТ-индустриядә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм Иннополис Университеты нигезендә өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерү планнары турында сөйләде.


Фикер өстәү