Рөстәм Миңнеханов «Китап» радиосының FМ ешлыкка чыгуын игълан итте

Казанда милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга йөз тоткан «Китап» радиостанциясе эшли башлады. Рөстәм Миңнеханов Instagramдагы үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында хәбәр итте.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер „Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була», — дигән ул.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Бу — музыкаль, мәдәни-агарту радиосы. Монда һәркемгә балачактан таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләрне тыңлый алачак.

«Китап» радиосын AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Моның өчен мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеярга гына кирәк.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


Фикер өстәү