Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” Нәшрият йорты яңа зур проект башлап җибәрә. Хәзер татарстанда татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлаячак. Проект 20 гыйнварда тәүге тапкыр журналистларга тәкъдим ителәчәк. Спикерлар буларак сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat