Әтиле-уллы Фәйзуллиннар фермер хуҗалыгында бер елда маллар саны 120 башка арткан

Авыл җирлегендә үз эшен булдырып, күпләп мал-туар асрарга теләүчеләрнең төрлесе бар. Дәүләттән миллионнарча сум ярдәм алып та, ахыргача башкарып чыга алмаучылар да, эшне тиз арада җайга салучылар да очрый. Фәйзуллиннар шундыйлардан.

Гаилә башлыгы Гали ага шушы хуҗалыкта озак еллар бүлекчә җитәкчесе, ферма мөдире булып эшләде. Улы Рафис шәхси хуҗалыгында утызлап бозау асрады. Дәүләттән 5 миллион сумлык грант акчасы алгач, үзләреннән тагын 5 миллион сумнан артык акча кушып, зур ферма төзеделәр. Бер ел эчендә маллар саны да йөз егерме башка арткан!
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның әлеге сүзләренә өстәп, шуны да әйтергә кирәк: Нурлат районы авылларында үз эш-шөгылен булдырырга теләүче эшмәкәрләр саны арта бара. Күп төрле дәүләт программалары да бар.
Әмма, дәүләт ярдәме бары тик эш күрсәткән, сыналганнарга гына бирелә, диләр. Андыйлар исә махсус конкурс аша сайлап алына. Кем әйтмешли, иләктән иләп кенә үткәрәләр. Фәйзуллиннарны үзара «җиденчеләр» дип йөртүләре дә шуннан икән. Махсус программада катнашып, терлекчелек комплексы төзү өчен 5 миллион сумлык грант алу өчен исемлектә җиде фермер була. Үзенә күрә һәркайсы дәүләт ярдәменә лаек сыман. Фәйзуллиннар исемлекнең иң ахырында булса да, конкурс комиссиясе төрле ягын исәпләгәннән соң, өстенлекне Фәйзуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгына бирә. Алар исә өметләрне тулысынча аклый. Бер ел дигәндә 100 башка исәпләнгән заманча ферма төзеп куялар. Өстәвенә терлек санын да бермә-бер арттыралар. Ташламалы кредит мөмкинлекләреннән файдаланып, ике яңа трактор, тагылма җайланмалар алуга ирешәләр.
Халыкта, йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк, дигән гыйбарә бар. Без дә яңарак кына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе кәнәфиен район советы башкарма комитеты рәисе камытына алыштырган Рафис Хәмзин белән бергә Фәйзуллиннар фермер хуҗалыгына барып кайтырга булдык.
Комитет рәисе әлеге гаиләне яхшы белә икән. Фәйзуллиннарның өлкәне белән кайчандыр иңгә-иң эшләгәннәр. Гали аганың хикмәтләре турында озаклап сөйли ала. «Чын авыл кешесенә хас тапкырлык белән теләсә нинди кыенлыктан бик оста итеп чыгу юлларын таба белә», – ди ул.
Хәер, авылдан ерак түгел урнашкан фермер хуҗалыгына барып җитәрәк моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандык. Ферма тирәсендәге зур бер мәйданчыкның дүрт ягын да салам төргәкләре белән әйләндереп алганнар. Тарихи кирмән сыман ерактан ук күзгә чалына. Ә уртада – печән эскерте тирәсендә маллар мәш килә. Мондый шартларда көн буена ачык һавада йөрүче терлеккә әче салкыннар да, кар бураннары да куркыныч түгел. Ит өчен тәрбияләнүче терлеккә моннан да кулайрак шартлар кирәк тә түгел бугай.
Ялан кыр читендә терлекчелек комплексы төзеп чыгуның никадәрле мәшәкатьле булуын күз алдына китерү кыен түгел. Янәшәдә генә кое казып, малларны су белән тәэмин итү, электр уты кертү, терлек азыгы әзерләү һәм башка күп кенә эшләрдә әтиле-уллы Фәйзуллиннарның үз тәҗрибәсе, үз «сер»ләре бар.
Бу кадәрле мал-туарга кыш буена җитәрлек сыйфатлы азык әзерләү өчен вакыты белән тәүлек буе кырдан кайтмый эшләргә дә туры килгәләгән. Кыенлыклар бүген дә җитәрлек, диләр.
– Иртән фермага килгәндә, күңел ышанмаган чаклар була. Бу кадәр эшне башкарып чыгу авылдашлар, туганнар, район һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменнән башка гына кулдан килерлек түгел. Рәхмәт аларга. Киләчәккә өметләр тагын да зурдан. 62 гектар җиребез, берничә тракторыбыз, комбайнга кадәр үзебезнеке. Ходай исәнлекне бирсә, оныкларның да шушы хуҗалыкта иген үстерүен, терлек асравын күрәсе килә әле, – ди Гали ага.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү