Авыл үсәрме: махсус ипотека программасында үзгәрешләр бар

Узган ел Татарстанда авыл ипотекасы программасы эшли башлаган иде. Ул быел да дәвам итәчәк. Моның өчен хәтта акча да күбрәк бүлеп бирелгән. Программаның иң беренче максаты сүнеп баручы авылларга җан өрү, үстерү, аларга яшьләрне кайтару, авыл халкын торак белән тәэмин итү иде. Максатларга ирешелгәнме? Быел әлеге ипотекадан файдаланырга теләүчеләрне нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтә?

Авыл ипотекасы – Россия күләмендә эшли торган программа. Татарстан исә бу чарадан кулланучылар саны буенча лидерлар рәтендә. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов искә төшергәнчә, узган ел «Авыл территорияләрен үстерү» дәүләт программасы өчен 3,1 мрлд сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу программада иң зур кызыксыну уятканы, әлбәттә инде, авыл ипотекасы булды. Аның асылы – авылларда һәм халкы 30 меңнән артып китмәгән шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 0,1–3 ставка белән ипотека алу мөмкинлегенә ия булуыннан гыйбарәт. Әлеге кредитны җир кишәрлеге сатып алып, шунда торак төзүгә, яңа төзелгән йортлардан фатир яки йорт сатып алырга, шулай ук булган участокта йорт салырга файдаланырга мөмкин. Министр урынбасары әйтүенчә, узган ел республикада 1693 ипотека кредиты бирелгән. Моның өчен 3,8 млрд сум акча кирәк булган. Иң күп кредитлар «Россельхозбанк»тан алынган. Аннан кала, халык «Сбербанк» һәм «Ак Барс» банкы белән килешүләр төзегән.

– Быел әлеге программаны финанслау күләме арттырылачак. Шуңа күрә без кабул ителгән барлык гаризаларны канәгатьләндерә алырбыз, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз, – диде Марсель Мәхмүтов.

Яңалыклар

»Россельхозбанк»ның Татарстандагы филиалы директоры Ләлә Кудәрмәтова фикеренчә, программа алдында торган максатларга ирешелә. Гаризаларның күпчелеге халкы 5 меңнән артмаган торак пунктлардан килә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 35 проценты – район үзәгендә яшәүчеләр.

– Халыкның күпчелеге әзер торак (фатир һәм йорт) сатып алырга тели, – ди ул. – Бу барлык гаризаларның 82 процентын тәшкил итә. Ипотекадан файдаланырга теләүчеләрнең 17 проценты гына төзелә торган йорттан фатир алырга теләк белдерә. Йорт яки фатирларның бәяләре уртача алганда 2 млн 200 мең сумны тәшкил итә.

Программаның максаты авылларны үстерү булса да, авыл ипотекасы аннан башка да тиз темплар белән үсеш алган Лаеш, Питрәч, Биектау кебек башкалага якын районнарда бик популяр. Бирелгән кредитларның 50 проценты әлеге районнарга туры килә. Беренче чиратта авыл халкы өчен уйлап чыгарылган программадан шәһәр халкы да бик оста файдалана булып чыга, димәк.

– Без бу турыда фикер алыштык, мондый күренеш бар. Быел кабул ителгән үзгәрешләр дә ипотека алуны берникадәр авырлаштырыр дип уйлыйбыз. Ләкин икенче яктан, без моннан файдаланырга теләк белдергән татарстанлыларга каршы да килә алмыйбыз. Бу дөрес булмас иде. Без шартларга туры китереп эшлибез, – диде директор.

Шунысы сөендерә: ипотеканы алырга теләүчеләр күбесенчә яшьләр. Аларның уртача яше 35кә кадәр.

– Гадәти ипотекага караганда, авыл ипотекасын рәсмиләштерү эшләре озаккарак сузыла һәм күп документлар кирәк. Ләкин бу федераль үзәкнең (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы) тикшерүләре белән бәйле, – ди җитәкче.

Авыл ипотекасыннан файдаланырга теләүчеләрне быел үзгәрешләр дә көтә. Беренчедән, быелның 1 гыйнварыннан кабул ителгән яңа кагыйдәләр буенча, фатирны биш каттан биегрәк булмаган йорттан гына алырга мөмкин булачак. Икенчедән, милек хокукын рәсмиләштергәннән соң алты ай дәвамында заемщик ипотекага алынган яки төзелгән торакта теркәлергә тиеш. Узган ел мондый таләп бөтенләй булмаган. Бу таләп үтәлмәгән очракта, банк процент ставкасын кире карарга хокуклы. Шунысын ачыклап узыйк: әлеге яңалык узган ел ипотека алучыларга кагылмый.

Үзгәрешләрнең уңай яклары да бар. Хәзер йорт салу өчен җирнең милектә булуы таләп ителми, ул арендада булырга мөмкин.

– Аренданың срогы бер елдан алып кредитны кайтару вакытына кадәр була ала, – диде ул.

Дүртенче яңалык хезмәт стажына кагыла. Моңа кадәр ипотека алырга теләк белдерүченең соңгы эш урынында эшләү вакыты 6 айдан ким булмаска тиеш булса, хәзер бу таләп 3 айга киметелгән. Бишенчедән, ана капиталын беренчел кертем итеп файдалану мөмкинлеге туган.

– Билгеле булганча, ипотекадан 3 млн сумга кадәр булган торак алганда гына файдаланырга була. Ләкин мондый фатирлар кешегә ошап бетмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә әгәр сатып алырга теләгән торак йорт кыйммәтрәк бәядә булса, гаилә әгъзалары кредитны аерым-аерым да рәсмиләштерә ала. Ләкин бу очракта ир дә, хатын да җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) була, – дип аңлатты Ләлә Кудәрмәтова.

Процент ставкасына килгәндә, үзгәрешләр юк.

– Ул быел да 3 проценттан артмаячак, кайбер шартлар үтәлгән очракта, хәтта кимергә дә мөмкин. Монда шулай ук яшерен комиссияләр һәм башка күренми торган «серләр» юк, – дип ышандырды банк вәкилләре.

Быелдан социаль ипотека программасы буенча торак алу шартларында да үзгәрешләр бар. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов аңлатканча, программада катнашучыларга фатир сайлаганда күбрәк мөмкинлекләр тудырылачак. Ягъни моннан соң бер кеше норма буенча 33 кв. метр мәйданга дәгъва белдерә ала.  

– 42, 43 һәм 46 кв. метрлы фатирлар бар. Хәзер сатып алучыларның ташламалы бәядән 43 кв. метрлы торак алу мөмкинлеге бар, – ди ул.

Моннан тыш, торак сайлау буенча конкурста катнашыр өчен нормадан артык мәйдан бәясен тулысынча түләү мөһим түгел. Торак бәясеннән 10 процент беренчел кертем кертү дә җитә. Тагын бер мөһим яңалык: программада катнашучыларның салым буенча бурычлары булмаска тиеш.     

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Авыл үсәрме: махсус ипотека программасында үзгәрешләр бар” язмасына фикерләр

  1. Хәерле көн! Мәкаләдә үз кишәрлегеңдә йорт салу мөмкинлеге дә бар диелгән: «Әлеге кредитны җир кишәрлеге сатып алып, шунда торак төзүгә, яңа төзелгән йортлардан фатир яки йорт сатып алырга, шулай ук булган участокта йорт салырга файдаланырга мөмкин.» Бу турыда тулырак мәгълүмат кирәк иде. Кредитны йорт салуга тоту өчен нинди шартлар икән? Салыначак йортның кв. метры күпме булырга, алдан төзүче оешма белән договор булырга тиешме?

Фикер өстәү