«Рубин»да кызлар уйный башлаячак

Казан «Рубин»ы хатын-кызлардан футбол командасы оештыру турында белдергән. Яңа «Рубин» инде яңа сезоннан башлап Суперлигада – хатын-кызлар арасында илнең иң көчле лигасында уйнаячак. Сезон быел март аенда башланырга тиеш. «Рубин» хатын-кызлар командасының тренер штабына спорт сөючеләргә исеме яхшы таныш булган элекке уенчы Ольга Васильева җитәкчелек итә. Ул 2017 елдан бирле Казанда яшәп эшли. Аның җитәкчелегендә башкалабызның «Мирас» хатын-кызлар командасы (беренче дивизионда уйный) узган елда бишенче урынга чыккан. Команда составына 23 футболчы кергән. Шуның икесе – капкачы. Февраль аенда яңа оештырылган команда лицензия алырга тиеш.
Киләчәктә УЕФА да Европа ярышларында чыгыш ясаучы клубларга хатын-кызлар командаларын кору таләбен куймакчы.


Фикер өстәү