Әнисе сарайда «онытып» калдырган баланың аягын кисү турында ялган хәбәр таралган

Алексеевск районының Көркел авылында салкын төнне әнисе сарайда “онытып калдырган” баланың язмышы турында яңалыклар бар.

Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Владимир Филатов әйтүенчә, бер яшьлек малай аңына килгән, үзе сулый башлаган. Ләкин аның хәле әле дә авыр булып кала бирә. Интернетта баланың өшегән аякларын кисәләр икән, дигән хәбәр таралган иде. Табиб моны дөреслеккә туры килми, дип ышандырды.
– Бала реанимациягә бик авыр хәлдә керде. Аның аяклары, колаклары өшегән иде. Әлеге вакытта хәле алга таба. Үзе сулыш ала башлады. Актив, ашый. Ул профильле бүлеккә чыгарырга әзер. Аякларын кисү куркынычы юк, – ди Владимир Филатов.


Фикер өстәү