Татарстанда коронавирустан өченче вакцинаны сынап караячаклар

Татарстанда коронавирустан өченче вакцинаны сынап караячаклар.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында республика сынау мәйданы буларак сайлануын әйтте.

«Татарстан территориясендә Чумаков исемендәге үзәктә эшләнә торган өченче вакцинаны сынау үткәреләчәк», — дип белдерде Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, вакцина февральдә әзер булыр дип фаразлана.

Марат Садыйков Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага Татарстанга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстанда моңа кадәр «ЭпиВакКороны» исемле вакцина сыналган иде.


Фикер өстәү