Онлайн-мәдрәсәне тәмамлаучыларга сертификат биреләчәк

«Кешеләр 7 төрле фәнне үзләштерә ала. Онлайн-мәдрәсә өчен барлыгы 124 видеодәрес яздырылды, аларның һәрберсе 15 минутлык. Һәр материалдан соң сынау булачак. Шул сынаудан соң икенче дәрес ачыла. Нәтиҗәдә укучыга сертификат биреләчәк», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итүдә.

Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге сертификатлар кешенең профессиональ белем алуы турында булмавын искәртте.
Салават Камалетдинов

«Әлбәттә, онлайн-мәдрәсә — мәгариф өлкәсендәге беренче баскыч, әммә ул профессиональ мәгариф системасы элементы түгел. Биредә тирән һөнәри белем бирү түгел, ә Ислам дине нигезләрен өйрәтү күз уңында тотыла», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлавы турында язган иде.


Фикер өстәү