Такси йөртүче клиентының сәер шөгылен видеога төшергән (ВИДЕО)

Уфада таксистны бер шаян ир-ат яллый. Таксист хәтта пассажир белән уздырган төнге мәзәкләрен видеога да төшерә.  Социаль челтәрләрдә бу видео 30,8 меңгә якын карау җыйган инде.

Таксист сүзләренә караганда, ир таксины тауга менер өчен чакырта. Ягъни ир-ат снегокат белән таудан төшә дә ә таксист аны кире алып менергә тиеш була.  Шофер пассажирның күңеле булганчы арттынан йөри.

— Кире тауга менгерер өчен, сәгатенә 30 км. белән кеше артыннан барам.  Бәхет өчен күп кирәкми, – дип язган сәяхәте турында шофер.

Сүз уңаеннан, шәһәр кешесе берничә тапкыр чанада шуган вакытта егылган, әмма шунда ук торган һәм шууын янә дәвам иткән. Уфа егете таксистка күпме акча түләгәнен фаразларга гына кала.

 


Фикер өстәү