МЧС хезмәткәрләренә яңа янгын сүндерү машинасы ачкычлары бирелде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә яңа 19 янгын сүндерү машинасы һәм автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тапшыру тантанасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан узды.

Узган елның июнь аенда ТР Президенты янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычлары тапшырган иде инде. Бүген аларның саны тагын 19 яңа автомобильгә артты — аларны шулай ук Рөстәм Миңнеханов тапшырды, дип хәбәр итә Татар-информ.

«2020 ел гади генә ел булмады, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде», — диде ТР Президенты.

Өч ел эчендә республикада барлыгы 32 янгын сүндерү объекты яңартылды — шуларның дүртесе яңадан төзелде, бишесе тулысынча ремонтланды. Хәзер 23 янгын сүндерү депосында ремонт дәвам итә. Моннан тыш, узган елда гына да 52 янгын сүндерү техникасына ремонт ясалган.

Янгын сагы деполарын төзү һәм ремонтлауга һәм яңа автомобильләр сатып алуга республика бюджетыннан 542 млн сум акча тотылган.


Фикер өстәү