Мәктәп һәм балалар бакчаларындагы ризык сыйфатыннан зарланучылар саны 6 тапкыр кимегән

Роспотребнадзор башлыгы Казанның азык-төлек департаментын бәяләде.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең ел йомгаклары коллегия утырышыннан соң Россиянең баш санитария табибы Анна Попова Казан мэры Илсур Метшин һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белән азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды.

Роспотребнадзор башлыгына биредә көн саен мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен 273 мең төшке аш әзерләнүе турында сөйләделәр. Балалар өчен туклану өчен продукциянең 80 проценты Татарстанда җитештерелүе дә искәртелде.

Очрашуда мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен меню төзегәндә заманча ысуллар — төрле социаль челтәрләрдә уздырылучы сораштырулар, комментарий рәвешендәге фикер алышуларның әһәмиятле булуы турында да әйтелде.
— Безнең уртак бурычыбыз — балаларда һәм әти-әниләрдә туклануга карата дөрес позиция формалаштыру, дөрес туклануга мәхәббәт тәрбияләү, — диде Роспотребнадзор башлыгы.
Анна Попова сүзләренчә, сентябрь ае белән чагыштырганда, тукланудан зарланучылар саны алты тапкыр кимегән.


Фикер өстәү