Россиянең баш санитария табибы Анна Попова Казанның 186нчы лицее ашханәсендә булды.
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдәге туклану системасы барлык таләпләрне дә үти: ризыкларда булырга файдалы матдәләр, шул исәптән май, аксым һәм углеводлар күләме тиешле нормада.
— Әти-әниләрнең мәктәпләрдә туклануны контрольдә тотуы бик файдалы һәм уңышлы тәҗрибә, Татарстан бу мәсьәләдә башка төбәкләр өчен үрнәк. Бүген без бу тәҗрибәне бөтен ил буйлап тарату максаты өстендә эш алып барабыз, — диде Анна Попова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat