Андрей Кондратьев: “Сайлауларга 22 мең кешене әзерлисе бар”

Быел Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар үтәчәк. Татарстанның Үзәк комиссия рәисе Андрей Кондратьев әйтүенә караганда быел партияләр һәм аерым кандидатлар арасында көндәшлек көчле булачак.
– Без исә, сайлауларның үтәкүренмәле узуын һәм нәтиҗәләрнең төгәл булуы өчен барысын да эшлиячәкбез, – ди ул.– Тавыш бирү сентябрьнең 19ына билгеләнгән. Нәкъ шушы көнне Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларының эшләү вакыты чыга.Мәскәүдә бездән 15 депутат эшли, – ди ул.
Андрей Кондратьев сүзләренә карганда, сайлауга әзерлек инде башланган. Татарстанда эшләүче 65 сайлау комиссиясендә хезмәт куйган барлыгы 22 мең кешене 19 сентябрьгә кадәр белемнәрен күтәрмәкчеләр.
– Сайлауларда намус белән эшләү, халыкка уңайлыклар тудыру – аларда республиканың сайлау системасына карата ышаныч тудырачак. 19 сентябрь көненә ныклап әзерләнәбез – сайлаучылар өчен махсус яңалыклар уйлыйбыз. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бу көнне исендә калдырырга тиеш, – ди ул.
Тиздән мәктәп укучыларына да сайлау турында сөйлиячәкләр. Андрей Кондратьев аларга бу хакта аңлатучы юк дип саный. Шуңа да май аена кадәр укучыларга тавыш бирү хакында аңлатмакчылар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү