Татарстанда кар һәм 25 градуска кадәр салкын көтелә

21 гыйнварда, Татарстан территориясендә кар яварга һәм һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -15…-20 градуска кадәр төшә, урыны белән -25 градус булырга да мөмкин. Көндез һава температурасы -10…-15 градус була.

Республика юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин.


Фикер өстәү