Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

Ике балабыз – бер кыз һәм улыбыз бар. Үсә төшкән саен, мөнәсәбәтләре катлаулана башлады. Еш әрләшәләр, нидер бүлешәләр, безнең игътибарны җәлеп итәр өчен сугышырга да күп сорамыйлар. Абый һәм сеңел арасында дуслык була аламы?

Гөлназ, 35 яшь

 

Алмаз, 19 яшь

  • Үземнең абыем белән көндәш була алмыйм, чөнки безнең яшь арасы да бик зур – 6 яшь. Аннан, көндәш булырлык сәбәпләр дә юк кебек инде. Безнең арада – дуслык. Игезәгем яисә миннән кечерәк энекәшем, сеңелкәшем булса, безнең арада бернинди дуслык булмас иде дип саныйм. Чөнки без гел кем яхшырак икәнен исбатлап торыр идек. Әти-әниләр кемне күбрәк ярата, кем белән күбрәк горурлана – һәрдаим шул хакта гына уйлар идек без.

Полина Павленко, балалар психологы:

  • Абый һәм сеңел арасындагы мөнәсәбәтләр – бик үк җиңел мөнәсәбәтләрдән саналмый. Өлкән балалар, гадәттә, күбрәк һәм ешрак көнләшә. Алар арасында көндәшлек тә арта. Ата-аналарга бу очракта нәрсә киңәш итеп була? Бик гади яңгыраса да, һәр балага аерым вакыт һәм игътибар бүлеп бирергә кирәк. Сез һәм балагыз – уртак серләрегез, уртак шөгылегез булсын. Балаларны чагыштырмагыз! Кечкенәсенә зурысын үрнәк итеп кую, яисә киресенчә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне суытачак кына. Бергәләп эшләүләрен мактап, хуплап торыгыз. Мәсәлән, тыныч кына бергәләшеп уйныйлар, вакытны бергә уздыралар икән, моның өчен берәр бүләк яисә тәмлүшкә алып бирсәгез була. Араларында конфликт була икән, бик зурга җибәрмәгән очракта, кысылмагыз. Компромисска килергә өйрәнсеннәр. Әгәр дә ниндидер шуклыклары өчен җәза бирергә телисез икән, аерым-аерым сөйләшегез һәм ни өчен шелтә алуларын яхшылап аңлатыгыз.

 


Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?” язмасына фикерләр

  1. Ойдэге тэрбиягэ дэ карыйдыр инде. Минекелэр яшь аермасы 1яшьтэ 10 ай. Олысы (абыйсы) сенлесен гел яклап, саклап кына тора. Уз ара монэсэбэтлэре дэ аллага шокер. Араларында анлашылмаучанлык чыкканы юк.

Җавап Отменить ответ