Татарның үз цементы булачак

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-мәгариф үзәкләрендә яңа төзелеш материаллары уйлап табарга җыеналар. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының еллык утырышы башланганчы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уку йортының заманча лабораторияләре белән танышты.

Президентка цемент, башка материалларның ныклыгын арттыру буенча фәнни хезмәтләрне тәкъдим иттеләр. Ул полимерлар, физик-механик сынаулар һәм башка бүлекләрдәге лабораторияләрне карады. Рөстәм Миңнеханов цементның ныклыгын арттыру буенча фәнни тикшеренүләрне дәвам итәргә кушты.
Университетта төрле юнәлешләр буенча 6 заманча лаборатория эшли. Соңгы вакытта технологияләр һәм юллар фәнни-мәгариф үзәкләре ачылган. Кафедра мөдире, профессор Вадим Хозин әйтүенчә, технологияләр үзәгендә дәресләр, лаборатор эшләр үткәрелә, шул ук вакытта фәнни хезмәт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Бетон-керамика, полимер, машина мәйданчыклары бар. Чималны читтән кайтаруны экономияләп, үзебездәге ком белән бетон ясыйлар.
Ирек Зиннуров – Казан егете, лаборатория җитәкчесе, магистр. Кечкенәдән төзүче булырга хыялланган. Әтисе аны төзелешләргә йөрткән. Егет әйтүенчә, Азино бистәсен төзегәндә, торбаларга менеп уйный торган булган.

– Үзәктә без фәнни тикшеренүләр уздырабыз. Төзелеш материалларының составларын уйлыйбыз. Уралдан кайтарылган вак ташны үзебездәге комга алыштырабыз. Бу күпкә экономия була. Яңа эшләнмә өчен цемент, ком, су кирәк. Тик су күп кирәкми. Шулай итеп, үзебезнең татар цементын булдырачакбыз. Аны өйләр төзегәндә кулланачаклар дип ышанабыз. Ясыйбыз, 20 тәүлектән соң техникада аның ныклыгын сыныйбыз. Аңа Алабуга икътисади зонасында җитештерелгән пыяла жепселләре калдыкларын да кушарга җыенабыз. Ул бетонның сыйфатын арттырачак, – ди Ирек Закиров.
Юллар үзәге юллар, күперләр төзү өчен кирәкле материалларның сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк. Проректор Евгений Вдовин белдергәнчә, үзәк транспорт корылмалары институтының бүлекчәсе булып тора. Юл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү, юл материалларын эшләү, тикшерүләр уздыруны күздә тота. Монда әзерләнгән материаллар республиканың 30 җирлеге юлларында сынала икән инде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү