Казан Кремле Бөтенроссия татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма итеп тану турында дәгъваны шәрехләде

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кремле прокуратура гамәлләренә бәя бирә алмый, дип белдерде. Моны ул журналистларның Бөтенроссия татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма итеп тану турындагы Татарстан прокуратурасы дәгъвасын шәрехләп әйтте.

Аның сүзләренчә, әгәр тармак моның өстендә шундый эш алып бара икән, димәк, аның «ниндидер аргументлары, нигезләре» бар.

— Без беркайчан да прокуратура эшчәнлегенә бәя бирмибез. Прокуратураның дөрес яки дөрес булмавын анализламыйбыз. Прокуратураның теге яки бу гамәлләренә бәя бирергә безнең конституцион хокукыбыз да юк, башка бернинди хокукыбыз юк, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү