Чаллыда 34 яшьлек эшмәкәр үз акчасына күп фатирлы йортның подъездын төзекләндергән

Артур Королевның бизнесы зур онлайн-конференцияләр, форум, бәйрәмнәр, тантаналы чаралар үткәрү һәм оештыруга бәйле. Булдыклы егет Европа, Япония, Сингапурда бик тә күркәм үрнәкләр күреп, илһамланып кайткан. Күрүен-күргән, әмма яшәү урынын алыштырмаска карар кылган. Шул ук вакытта үз йортын күркәмләндереп, күршеләр белән дуслыкны ныгыту уена килгән.

Королев 9 катлы гадәти йортта яши. Велосипедын урлаткач, кара көеп, ачу саклап йөрисе урынга ремонт ясатырга, подъездда тәртип урнаштырырга карар кылган. Бөтен җирдә тәртип булганда, велосипедларны да урламаячаклар, дигән ныклы карарга килгән.
Беренче катны үзе ремонтлый башлагач, эшнең тиз генә барып чыкмаячагын аңлап, дусларын ярдәмгә чакырган. Шулай итеп, 15 кеше җыелган. Алар, бергәләшеп, стеналарны тишкән, чистарткан буяган, чүп-чар чыгарган һ.б. Егетләр тамбурны һәм подъездның беренче катын ике ай эчендә тулысынча төзекләндергән.

Хәзер подъездга керүе үк күңелле: диварлары күз явын алырлык сап-сары төскә буялган, үткәргечләр кабель-каналларга урнаштырылган, идәнгә плитка җәелеп, ковролин сукмаклар салынган. Санкт-Петербургтан кайтарылган почта тартмалары, яңа батарея һәм почта тармаларындагы реклама газеталары өчен бак урнаштырылган.
Артур беренче катны һәм тамбурны төзекләндерү өчен үзенең 90 мең сум акчасын тоткан. Быел инде бөтен подъездны ремонтламакчы. Өстәвенә әле велосипедлар, көрәк, чана-чаңгылар саклау өчен контейнер да куймакчы. “Идарәче компания белән сөйләшеп, агымдагы ремонтка күздә тотылган акчадан файдаланмакчы булам. Әйтик, идарәче компания стеналарны чистартса, буяу, шпаклевка эшләрен үзем башкарачакмын”, – ди эшмәкәр.


Фикер өстәү