БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана

Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамланачак. Гаризада тапшырыла торган фәннәр исемлеге һәм БДИда катнашу вакыты күрсәтелә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, БДИда катнашу өчен унберенче сыйныф укучылары, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары шәхесне раслаучы документ нигезендә гариза тапшыра. Моны шулай ук ата-аналар яки мәктәп укучыларының законлы вәкилләре, аларның шәхесләрен раслаучы документ буенча эшли ала.

Мәктәп укучылары үзләре белем алган белем бирү оешмаларына, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар — республика муниципалитетларының мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) яшәү урыны буенча гариза бирә.

Укучылар имтиханнарның исемлеген җитди сәбәпләр аркасында гына үзгәртә ала. Бу очракта гариза Татарстан Дәүләт имтихан комиссиясенә тиешле имтиханнар башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча тапшырыла.


Фикер өстәү