«Китап» радиосы FM ешлыгына чыкты

«Китап» милли радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында эшли башлады. Аны халыкчан җырлар һәм татар әдәбиятын яратучылар тыңлый ала. «Китап» радиостанциясе – Татарстан Президенты тәкъдиме белән булдырылган яңа проект.

– Моңа кадәр татар әдәбиятының байлыгын күрсәтә торган радио юк иде әле. «Китап» радиосы барлыкка килү – зур казаныш. Ул халыкның күңелендә урын алыр, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертер дип уйлыйбыз, – диде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
«Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, радионың мобиль кушымтасын App Store һәм Play Market кибетләрендә унбиш меңгә якын кеше телефонына урнаштырган. Радионы кушымта аша Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар.
– Соңгы 18 ел эчендә Мәскәүдәге федераль конкурс комиссиясендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче радио бу. Безнең, милләтебезнең, җитәкчелегебезнең зур җиңүе дип саныйм мин моны. «Китап»ның концепциясе – китап эченә нәрсә керә, барысына да багышланган булачак. Милләт өчен нәрсә файдалы – барысын да заманча эчтәлектә, үзенчәлекле форматта радио кысасында тормышка ашырырбыз дип ышанабыз, – ди «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
Аның әйтүенчә, радионың фонотекасы яңартылып тора. «Программа өлешендә матур әдәбият, шигырьләр, хикәяләр һәм повесть-романнар яңгырый. Тыңлаучылар – 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Нәкъ шушы буын аша халыкчан җыр, әдәби матур сүз ярдәмендә иң зур кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырасыбыз килә», – диде ул.
Радио аша татарча популяр әдәби әсәрләр, спектакльләр һәм классик музыканы тыңлап була. Монда балачактан һәркемгә таныш булган халык көйләре заманча җырчылар башкаруында да яңгырый. Лирик һәм сәнгать әсәрләрен трансляцияләү дә күздә тотыла. Шулай ук белешмә, энциклопедик мәгълүматлар, кызыклы кыска фактлар, юмор-сатира, канатлы сүзләр, киңәшләр, тарихи программалар планлаштырылган.
Бүген «Китап» радиосында 2 кеше эшли. Алар радионың эшчәнлеген социаль челтәрләрдә дә яктырталар.
– Президент Инстаграмдагы сәхифәсенә куйгач, миңа төрле төбәкләрдән, «Китап» милли радиосын кайдан тыңлап була, дип яза башладылар. Минемчә, бу – бик кирәкле һәм үзенчәлекле проект, – диде Сәидә Мөхәммәтҗанова.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү