Кардан да, эштән дә бәхет бар: карны кем һәм ничек чистартырга бурычлы? 

«Бүген юлларда 9–10 баллы «бөке»ләр. Бик мөһим булмаганда, чыгып йөрмәгез. Яки җәмәгать транспортыннан файдаланыгыз». Соңгы көннәрдә мондый рухтагы хәбәрләр гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кары ява тора, юлларны өлгергән кадәр чистартып торалар. Шулай да халык эшкә соңга кала, җәмәгать транспортын да көтә-көтә көтек булган көннәр арта тора. Кар көртләре белән районнарда һәм башкалада ничек көрәшәләр? Кем кайсы территория өчен җаваплы? Язмада шул сорауларга җавап эзлибез.    

Районда

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, район үзәген кардан арындыру өчен махсус техника эшли. Шушы ук трактор үзәккә якын булган берничә авылга да хезмәт күрсәтә.

– Быел кар шәп ява. Безнең районны бигрәк тә тутыра инде әллә, дип көлешәбез үзара. Авылларыбыз күп булса да, районыбыз зур түгел. Шактый зур авылларда һәм урман эчендә ерактарак урнашкан авылларда кар чистарту белән проблемалар бар. Гадәттә иң кечкенә авылларга юлны ачтыру авырлык тудыра. Юлларны чистарту өчен һәр авыл җирлеге җаваплы. Өчесенең үз техникалары бар. Калганнары махсус оешмалар белән килешү төзи. Шулай ук җирлектәге агрофирмалар да ярдәм итә. Быел кар күп булса да, керә, чыга алмый яткан авыллар юк. Барысы да вакытында чистартылып бара, – диде Рәмис Хәялиев.

Зур шәһәрләрдә карны урнаштыру авырлыклары булса да, авылларда һәм район үзәкләрендә мондый проблема юк.

– Бер оешма белән генә ерып чыгу мөмкин түгел. Ике оешма тәүлек буе кар ташый. Район советының махсус карары белән үзәктән ерак булмаган бер җирдә махсус мәйданчыклар булдырдык. Биредә кар үз җае белән эреп бетә. Бездә, шәһәрләрдәге кебек, пычрак, зарарлы кар түгел, шуңа күрә зур сораулар тудырмый. Кар күп булса да, аны урнаштыру белән проблемалар булганы юк, – диде җитәкче.

Мондый көннәрдә ишегалдын себерүчеләрнең дә эшләре бермә-бер арта. Урам себерүче Өмет әйтүенчә, бу көннәрдә аларга чыннан да эш бик күп.

– Үзем дә, танышларым да иртәдән кичкә кадәр эшлибез. Кич, төне буе кар яуган көннәрдә төнлә дә чыгып көрәргә туры килә. Эш бик күп, авыр. Анысына түзәр идең әле, акча түләмиләр бит. Безнең кебекләрне алдалау бик җиңел. Күп очракта эшләгән өчен я вәгъдә ителгәннән бик аз түлиләр, яки бөтенләй юк. Халык та әшәке. «Чистартмыйлар», – дип зарланырга гына тора. Себергәнне күреп, рәхмәт әйтү турында сүз дә юк, – ди урам җыештыручы.

Башкалада

Башкалада ике көн эчендә генә дә айлык явым-төшем нормасының өчтән икесе яуган. Ел башыннан исә Казанда 52 мм явым-төшем булган. Бу – норманың 158 проценты. «Буран» оператив планын игълан иткәннән соң, шәһәрнең барлык районнарында юлларны һәм ишегалларын чистартуга өстәмә техника җәлеп ителде. Юл хезмәтләре тәүлек буе эшләсә дә, урамнарны кардан чистартып бетерә торган түгел. 9, 10 баллы бөкеләр бу көннәрдә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Казан мэриясенең матбугат үзәге биргән мәгълүматлар буенча, чәршәмбе көнне Казанда урамнарны кардан чистартырга 347 юл эшчесе һәм 521 махсус техника чыккан.

Сишәмбе көнне шәһәр урамнарыннан 29,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, җыештыруда 1016 махсус техника һәм 465 эшче катнашкан. Кышкы сезон башыннан башкала урамнарыннан 345 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Казанның тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре әйтүенчә, кар эретү пунктларына артык күп эш йөкләнгәнлектән, шәһәрдә кар бушату өчен 17 вакытлы пункт оештырырга туры килгән. Аларның да эше каты. Көчле кар яуган көннәрдә җиде кар эретү пункты өч тапкыр артык йөкләнгән режимда эшләгән. Гадәти көннәрдә аларның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 7200 тонна булса, кар күп яуган вакытта тәүлегенә 24 мең тонна эшкәртергә туры килгән.

– Кар эретү пунктлары тәүлегенә күп дигәндә 9 мең тонна карны утильләштерә ала. Әмма бу инде чамадан тыш авырлык, – ди тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов.– Мондый һава торышы – ул стихия, моны аңларга кирәк. Әгәр дә техника тик торса, иртәнгә барлык юллар да кар белән күмелгән булыр иде – аны алып барып бушатырга җир булмагач, өстәмә пунктлар ачарга туры килде. Карны складлау урыннары тулысынча зарарсыз – кар чиста, ак, анда пычрак һәм ком юк. Без кулланган реагент экологик экспертиза уза: ул туфрак өчен тулысынча зарарсыз. Зур кар таулары барлыкка килмәячәк, артыгын беркем дә өяргә җыенмый. Без мөмкин кадәр сак эшлибез.

Белгечләр әйтүенчә, кар эретү пунктлары зур авырлык белән эшли. Аларда инде китерелгән карны ким дигәндә ике атна дәвамында эретергә кирәк булачак.

– Шәһәрне (юлларны, ишегалларын, кварталара юлларны) чистарту көчәйтелгән режимда дәвам итә, – дип ышандырды безне мэриянең матбугат үзәге.

Техникалар тәүлек буе эшләсә дә, эре шәһәрләрдә ишегаллары, мәктәп һәм балалар бакчалары тирәләре, юллар да җитәрлек. Шуңа күрә шәһәрне кардан арындыру тәртипләре белән бәйле сорауларга җавап бирәбез.

Ишегалдын кем чистартырга тиеш?

Ишегалдындагы карларны чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте җаваплы. Әгәр сезне җыештыручыларның эше канәгатьләндерми икән, шәһәр халкы идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә, яки «Ачык Казан» сервисына заявка калдыра ала. Шулай ук 236–41–23 яки 063 телефоннарына да шалтыратырга була. Авыл җирендә юллар кардан чистартылмаган очракта, халык җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Район җирендә район администрациясе ярдәмгә килә.

Эре шәһәрләрдә беренче чиратта – үзәк урамнар, җәмәгать транспорты йөри торган, мәгариф учреждениесе һәм хастаханәләргә, метрога, эре кибетләргә керү юллары,  тротуарлар, икенче чиратта район урамнары, берничә кварталны тоташтырган юллар чистартыла.

Трамвай юллары өчен кем җаваплы?

Машиналар хәрәкәт итү һәм трамвай юлларын коммуналь хезмәтләр чистарта. Кайвакыт алар карны үз көчләре белән җыештыра, ә кайвакыт подрядчы оешмалар белән килешү төзи. Шул ук вакытта шәһәрне кардан арындыру өчен һәрвакыт шәһәр администрациясе җаваплы.

Карны кая өяргә ярый һәм ярамый?

Реагентлар белән пычранмаган җепшек карны газон һәм моның өчен алдан махсус әзерләп куелган урыннарга өеп торырга рөхсәт ителә. Әмма мондый очракта агач, куакларга зыян килмәскә, су агып китәр өчен мөмкинлек тудырырга кирәк. Карны өеп торыр өчен махсус урынны халык үзе дә хәл итә ала. Ә инде химик матдәләр белән зарарланган кар һәм киселгән боз кисәкләрен газоннарга, куаклыкларга һәм агачлар үсә торган урыннарга аудару тыела. Шулай ук кар көртләрен җәмәгать транспорты тукталышларыннан 20 метр ераклыкта, күтәрттерелгән бордюр яки киртәләп куелган юлларда, тротуарларда, ишегалдына керә торган юлларга һәм аңа янәшә булган территорияләргә өяргә ярамый.

Кар күпме вакыт эчендә чистартылырга тиеш?

Йорт яны территориясе кар явып киткәннән соң – алты сәгать эчендә, тротуарлар һәм керү юллары тәүлек эчендә чистартылырга тиеш. Кулдан чистартканда карны тулысынча җыю мөһим. Әгәр яңа гына явып узган карның калынлыгы 2 сантиметрдан кимрәк булса, ишегалды себерелергә, аннан күбрәк булган очракта кар этеп куелырга тиеш. Көчле кар яву вакытында көртләрен тротуар кырыена һәм өч сәгать саен күчереп бару сорала. Бозлавык вакытында ишегалларына ком сибелергә, ә гадәти көннәрдә җыештыручылар эшләрен иртәнге сигезгә кадәр төгәлләргә бурычлы.

Көчле хәрәкәт булган юллар кар явып узганнан соң – ике көн, явым-төшем 10 сантиметр булган очракта дүрт көн эчендә чистартылып бетәргә тиеш. Икенче категориядәге (хәрәкәт итү өчен ким дигәндә ике полосасы булган) юлларны 6 сантиметрдан юкарак яткан карны чистартып бетерү өчен күп дигәндә – дүрт көн, 10 сантиметрдан калынрак булганда, бер атна вакыт бирелә.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Фикер өстәү