Гранат согының яман шештән саклавын һәм гомерне озайтуын ачыклаганнар

Гранат согы онкологик авырулар үсеше куркынычын киметергә һәм гомерне озайтырга ярдәм итә, дип яза Express.

Дрозофилларда үткәрелгән тәҗрибә гранат согы әлеге бөҗәкнең ата һәм аналарының гомер озынлыгын 18 һәм 8% ка озайтырга ярдәм иткәнлеген күрсәткән. Моннан тыш, бу эчемлекне кулланган төркемдәге дрозофиллар озак вакыт физик яктан актив булган.

Галимнәр гранатта уролитин А матдәсен тапкан. Ул үз чиратында мускулларны тонуста тота, организмның картаю процессын әкренәйтә икән.

Белгечләр гранат согы куллану хәтта куркыныч авырулардан да саклый, дип белдергән. Эчемлек  яман шеш  һәм йөрәк авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Табиблар көн саен гранат согы эчәргә киңәш итә.


Фикер өстәү