Машина йөртүче руль артында һәлак булып, алты машинаны зарарлаган

Чаллыда машина йөртүче руль артында утырган килеш вафат булган. Идарә итүдән туктатылмаган машина алты машинаны бәрдергән.

Һәлакәт шаһитлары хәбәр итүенчә, кичә иртәнге якта Шишкин бульварында «Мерседес» парковкада берничә җиңел машинаны бәрдергән.

Соңрак машина йөртүченең үлгән булуы ачыкланган. Ирнең машинасын кабызгач йөрәге туктагандыр дип фаразлана.


Фикер өстәү