– Казандагы кайбер мәктәпләрдә Манту ясатмаган укучыларны читтән торып укырга җибәргәннәр дип ишеттем. Бу хәбәр дөресме?
Зәлия, Казан.
Әлеге сорауларга җавапны Казан мәгариф идарәсеннән белештек.
– Гамәлдәге закон буенча әти-әниләр туберкулинодиагностика уздырудан баш тарта ала. Әмма санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә, мәгариф оешмаларына табиб-фтизиатрдан авыру булмау турында белешмә кирәк. Мәктәп җитәкчелеге мондый белешмәсез укучыларны мәктәпкә кертмәскә хокуклы, – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat