Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты прокурорларга яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Рөстәм Миңнеханов прокуратураның 2020 елда башкарган эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, җинаятьчелекнең артуы прокуратурадан барыннан да элек балигъ булмаган балалар үзләре кыла яки аларга карата кылына торган җинаятьләргә каршы көрәшү буенча өстәмә чаралар куллануны таләп итә.

«Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарның хокуклары бозылуын ачыклау һәм аларны бетерүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Кыен хәлдә калган кешеләрнең үзләрен язмыш кочагына ташланган дип хис итмәве мөһим», — дип белдерде Миңнеханов.


Фикер өстәү