Кырымча татлы төш ясау ысулы

0,5 литр җылымса сөт,  250 грамм сыер мае, бер чеметем тоз салып, токмачтан аз гына йомшаграк камыр басабыз. 6 җәем чыга.

Камыр кипмәскә дә, ябышмаслык булырга да тиеш. Шуңа күрә өчәр җәемләп эшлибез. Җәелгән зур түгәрәк камырның читләрен аз гына чылатабыз да, бер кул яссуы (7 см чамасы) булырлык итеп тасмалап төрәбез һәм берәр сантиметр калынлыгында кисәбез. Бер җәемнән шундый 30 данә камыр чыга. Аларның ике башын да бармак белән чеметеп, кызган майда пешерәбез. Суынганнан соң сиропка манчып алабыз. Табынга бизәп бирәбез.

Сироп болай әзерләнә:

200 грамм суга 400 грамм шикәр комы һәм 2–3 аш кашыгы бал салып кайнатабыз. Кайнап чыккач, акрын утта ун минут тотабыз.


Фикер өстәү